Конфессияара һәм этникара мөнәсәбәтләр стабиль

2015 елның 18 августы, сишәмбе

“Татарстан – җәмәгатьчелек фикере” фонды икенче кварталда этникара мөнәсәбәтләрдә һәм дини өлкәдә вәзгыятьне тикшергән.

Сораштырудан күренгәнчә, татарстанлыларның 90 процентка якыны республикада яшәүче халыклар арасындагы мөнәсәбәтләрне тыныч һәм стабиль дип саный. Гомуми стабиль вәзгыять фонында бераз ки­еренкелек туу хакында сораштырылган халыкның 90 проценты билгеләп үтә. Респондентларның нибары бер проценты гына вәзгыятьне кискен дип саный. Бер процент берни дә җавап бирмәгән.

Республикада дин өлкәсендәге вәзгыять тә чама белән шулай бәяләнә. Сораштырылучыларның 87 про­центтан артыгы вәзгыятьне стабиль һәм тыныч дип исәпли. Респондентларның 9 процентка якыны төрле конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләр тыныч, әмма начарая бара, дип уйлыйлар. Сораштырылганнарның бер процентка якыны вәзгыятьне кискен, әмма яхшыра дип бәяли. Нибары 0,6 процент кына диннәр арасын­дагы мөнәсәбәтләрне кискен һәм начарая дип саный.

Этникара вәзгыять һәм конфессияара мөнәсәбәтләргә бирелгән уңай бәя өлеше 2012 нче елдан башлап арта бара. Нибары 2014 елның өченче кварта­лында гына бераз түбәнәю күзәтелде.

Сораштыру 18 яшьтән өлкән республика шәһәрләрендә һәм торак пунктларда яшәүче респондентларның тору урыны буенча шәхси интервью ысулы белән баш­карылган. Тикшеренүчеләр 1500 кешенең фикерен тыңлаган (статистик хата 2,5 проценттан артмый).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International