2019 елда һөнәр осталыгы буенча “WorIdSkiIlS Competition”ның эшче һөнәрләре чемпионаты Казан шәһәрендә узачак. WSC-2019 ны уздыру хокукын Бельгия һәм Францияне дә җиңеп, Татарстан Республикасы яулады.
Сан-Паулу шәһәрендә “WorIdSkiIlS Competition”ның генераль ассамблеясы халыкара жюрие дүшәмбе көнне шундый карар кабул итте. Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов Татарстан делегациясенә җитәкчелек итте. Жюриның күпчелек әгъзасы Казан шәһәре өчен тавыш бирде. Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов, республика җитәкчелеге үз алларына өстенлекле юнәлешләрнең берсе итеп эшче профессияләренең абруен күтәрү һәм бу берсүзсез икътисадның алга китүен тәэмин итү максаты куя.
Алмаз Мөбәрәков, безнең районда үз туган авылында эшләп калган йөзләрчә яшьләрнең берсе, чөнки ул һәм аның яшьтәшләре республика җитәкчелегенең кайгыртуын һәм ярдәм итүен күреп тора.
Тулбай авылында туып үскән бу егет кече яшьтән үк әтисе хезмәтен үз иткән. Күрше авылда урта мәктәпне тәмамлагач, Чаллы шәһәрендәге техник колледжда программалы төзәтүче һөнәрен үзләштерә. Мәктәптә укыган елларында ук Алмаз 11 ел буе әтисе янында Нива комбайнында ярдәмче булып эшләде, комбайнны биш бармагы кебек белә. Армия сафларына алына, Чиләбе шәһәрендә химик гаскәрләрдә хезмәт итеп кайта, һәм быел армиядән кайту белән үк, комбайнга утыра.
Алмаз әтисе эшен уңышлы дәвам итә. Ул атасы кебек комбайнын карап, сакчыл эшләтә. Бүген шул комбайн белән 6500 центнер ашлык суктырырга өлгерде инде. Әле сишәмбе көнне генә 5 мең центнер ашлык суктырган өчен алдынгы комбайнчыга “Органик Групп” идарәче компаниянең генераль директоры Илдар Гыймадиев 5 мең сумлык сертификат тапшырды.
Алмаз Мөбәрәков, комбайнчы:
– Авылда эшләсәң, яшәргә була, хәзер авылда да шәһәр тормышы кебек, өйләргә суы, газы кергән, канализациясе бар. Бездә дә быел гына Казан дәүләт аграр университетын тәмамлап кайткан Урыс авылы егете Марат Харисов һәм экономист Лилия Нуриева авылда калдылар. Алар хезмәт хакына өстәп ай саен 5 шәр мең сум күләмендә бер ел буе акча алачаклар, әле моның өстенә 100 мең сум күләмендә «подъемный» финанс ярдәме дә күрсәтелә. Шулай булгач, авылда яшьләр кала дигән сүз. Республика лидеры программасы авылда да тормышка ашырыла. Шуларның берничәсе авылда яшәүчеләрнең торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән, әйтик, яшь гаиләләр өчен торак һәм аренда торагы белән тәэмин итү программалары. Районыбыз яшьләре Татарстан җитәкчелегенең ярдәмен тоялар, алар бер кая да читкә чыгып китмиләр. Бу җәһәттән генә дә районыбыз җирлеге авылларында 17 йорт салынып ята һәм аларны авылда калган яшь белгечләргә бирәчәкләр. Ә инде үземә килгәндә, авылда тырышып эшләсәң, шәһәрдәге кебек гомер итәргә була. Хәзерге вакытта республика җитәкчелеге эшче һөнәрләре абруен арттыру өстендә эшли һәм моны авыл яшьләре исләрендә тоталар, киләчәккә ышаныч белән яшиләр. Эш бар, бары тик ялкауланмаска кирәк һәм урак чорында икмәк кенә булсын, без аны мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә югалтуларсыз җыеп алачакбыз, – ди районның иң яшь комбайнчысы.
Алмазның да атасы үрнәгендә, хуҗалыкны гына түгел, яшь комбайнчылар арасында районны да данга күмәр чаклары алда әле. Ышанычны аклар ул.
Леонид Мозгович, шофер:
– Безнең буын тормышның хуҗасы булырга тели, район, республика үсеше өчен теләктәшлек белдерә. Хәзер Татарстан җитәкчелеге эшче һөнәрләренең абруен күтәрә һәм бу бик яхшы. Эш булгач, стабиль керем дә була. Мин үзем шофер булып эшлим һәм аннан башка һөнәрне күз алдына да китермим.
Александр Ионов, электрик:
– Эшче профессиясен күтәрүне балалар бакчасыннан ук башларга һәм токарь, слесарь, балта остасы кебек һөнәрләргә яхшы мөнәсәбәт тәрбияләргә кирәк. Минем карашымча, эшләүчеләргә тиешле хезмәт шартлары тудырырга кирәк, хезмәт кенә кешене кеше итә. Мин үзем монда тудым, читкә китү турында уемда да булмады, гаиләм белән шәһәребездә торам, стабиль эшем бар, лаеклы хезмәт хакы алам, гомумән, эшче һөнәрен үзләштергәнгә үкенмим.
Эшче һөнәрләре белән кызыксындыру, аларны популярлаштыру, үстерү өчен Татарстан Республикасының сәнәгать предприятиеләре һәм югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итәләр, кызыксыналар. Узган ел гына да Татарстан Республикасында заманча 5 ресурс үзәге ачылды, быел тагы 5 ресурс үзәге ачу күздә тотыла. Республикабызда барлыгы заман таләпләренә җавап бирерлек 25 ресурс үзәге булачак. Югары уку йортлары һәм коледжлар җирле товар җитештерүчеләр белән бөтенләй башка контактта торалар.
Дилфас ГАЛИЕВ