Район башлыгы премияләр тапшырды

2015 елның 17 августы, дүшәмбе

Комбайн штурвалы артында утырган механизаторларны эшкә дәртләндерү, рухландыру максатында һәм аларга тагын да югарырак уңышларга ирешүдә дәрт өстәү өчен Минзәлә районында төрле кызыксындыру чаралары кулланыла.

Районда хезмәт кешесен дан­лый беләләр. Районыбызда 300, 500, 700, 1000, 1200 тонна ашлык суктырган комбайнчы­ларыбызны бүләкләү башлан­ды. “Органик Групп-Чулман” идарәче компаниянең ике ком­байнчысы Илгиз Шияпов, Ил­дар Низамовка район башлыгы Айдар Салахов 5әр мең сум күләмендә премия һәм район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

– Сез – чын хезмәт кешеләре, уракта геройлар, – диде район башлыгы, аларның кулларын кысып. – Шундый бердәм булып, көч туплап, ашлыкны вакытында җыеп алуыбызга ышанам.

Аннан соң “Органик Групп” идарәче компаниянең генераль директоры Илдар Гыймади­ев йөкләмәләрен үтәгән биш комбайнчы: Алмаз Мөбәрәков, Әдһәм Аметов, Рәмзил Хәбиров, Илгизәр Сабиров, Рәшит Сабирҗановларга һәм ике шоферга: Мөнзил Гыйль­метдинов, Ильяс Идрисовка 5 мең сум күләмендә серти­фикатлар тапшырды. Урак­тагы хезмәт алдынгыларын бүләкләү тантанасында Татар­стан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары: Илдус Габдрахманов, Тәлгат Таһирҗанов та катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International