Безнең районда 30 президент программасы эшли. Шулардан берсе – гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерү. Бу программа нигезендә безнең районда гражданнарны 34 авария хәлендә булган йортлардан күчерү планлаштырыла. Шушы көннәрдә район башлыгы Айдар Салахов тантаналы чарада катнашты – Гурьянов урамында урнашкан 46а, Мирный тыкрыгы, 5нче йортта һәм Садак бистәсендә яшәүчеләргә ачкычлар тапшырылды.
Анна Бескоровальная 2001 елда Молдавиядән безнең шәһәргә күчеп кайткан. 11 ел тузган йортта яшәгән.
– Без бу мизгелләрне бик күптән көттек, ниһаять, яңа фатирга күчәчәкбез, – диде Анна Бескоровальная. Шундый авыр финанс шартларында акча тапкан Татарстан җитәкчелегенә олы рәхмәтебезне белдерәбез «Монолит» ҖЧҖның баш инженеры Владимир Попов әйтүенчә, Гурьянов урамында урнашкан 46а йортны ун ай эчендә төзедек. Төзү эшләре октябрь аенда башланды. Монда барлыгы 6 фатир, икесе – өч бүлмәле (70 кв.метр), икесе – ике (50кв.метр), тагын икесе – берәр бүлмәле (35кв. метр). Яңа йорт барлык энергоэффектлы таләпләргә туры килә, һәр фатир шәхси хезмәт күрсәтүдә, барысында да исәпләгечләр һәм аерым җылылык узеллары урнаштырылган. Шуңа күрә, урамдагы һава торышына карап, фатирдагы температураны көйләргә була.
Тагын бер яңа күченүче – Миләүшә Галиева. Аның гаиләсенә сигез ел бернинди уңайлыклары булмаган шартларда яшәргә туры килгән.
– Иске өйдә газ, су юк иде, бөтен уңайлыклар тышта булды. Без бу программага эләгүебезгә бик шат, без фатирлы булдык. Хәзер безнең карамакта 35 квадрат метр, кер һәм яшә. Бу чынлап та бик истәлекле көн, шатлыгыбызны бөтен кеше белән уртаклашасыбыз килә, – диде Миләүшә. Йортның ишек алдында кечкенә генә балалар мәйданчыгы, бакча ясар өчен җире бар, анда яшелчә үстерергә мөмкин. Мирный тыкрыгындагы 5 нче йортны уникаль дип атарга була, монда яшәүчеләрдән көнләшерлек. Гомуми мәйданы 80 квадрат булган 4 фатир да ике катлы. Беренче катта зал, ванна һәм бәдрәф бүлмәләре, икенче катта ике йокы бүлмәсе урнашкан. Монда Яңа Маҗын авылыннан килгән гаиләләр яшәячәк.
– 13 ел су, җылылык булмаган йортта яшәдек. Балалар үсте, авылда эш юк. Безгә Минзәләгә күчәргә тәкъдим иттеләр. Мондый искиткеч фатир өчен, бик зур рәхмәт. Без күршеләр белән күчәбез, тагын бер-беребезгә кунакка йөриячәкбез, – диде Наталья Фролова.
– Бу йортта яшәүчеләр шатланып яшәсеннәр иде. Фатирлар зур, уңайлы, бөтен җирдә җылы идәннәр җәелгән. Балалары булган кешеләргә теләсә-кайсы вакытта җылылык кушарга мөмкин. Йорт ике катлы, шул ягы белән ул гадәти түгел. Алга таба да мондый йортлар салачакбыз, –диде подрядчы Олег Ильин.
Йортның барлык яшәүчеләре исеменнән Марс Заһидуллин рәхмәт әйтте:
– Сүз дә юк, безгә барысы да ошый. Уңайлы һәм сыйфатлы торакка күчкәнебезгә без бик шат.
акцент
Әлеге программаның Дәүләт торак фондының гомуми инвестицияләре 150 млн 300 мең сум тәшкил итә. Төзелеш подрядчылары “Гарант плюс” ҖЧҖ (җитәкчесе Николай Секунов), “Төзүче” ҖЧҖ (җитәкчесе Марат Мавлютов), “Сфера Строй” ҖЧҖ (җитәкчесе Фаил Сабиров), “Сервис” ҖЧҖ (җитәкчесе Егор Юдин), “Монолит” ҖЧҖ (җитәкчесе Владимир Попов), “Минзәлә ПМК “Мелиорация” (җитәкчесе Олег Ильин), ШЭ Биҗанов, “СпектрСтрой” ҖЧҖ (җитәкчесе Алексей Ищеряков). 2013 елдан 2015 елга чаклы 132 гаилә яңа фатир алачак.
Илсөяр ХӘЕРТДИНОВА