Корылык тирәнлек таләп итә

2015 елның 17 августы, дүшәмбе

“Мензелинские зори” агрофирмасының “Калинин” хуҗалыгы базасында республика зона семинар киңәшмәсе үтте. Анда Актаныш, Сарман, Түбән Кама, Мөслим, Тукай, Әгерҗе, Зәй, Минзәлә, Алабуга районы агрофирмалары, хуҗалыкларының баш агрономнары, баш инженерлары катнаштылар. 9 районның вәкилләре җир эшкәртүнең яңа технологияләре белән таныштылар.

Семинарда катнашучыларны район башлыгы Ай­дар Салахов сәламләде һәм кыскача район тормы­шы белән таныштырды. Аннары ТР Дәүләт Советы депутаты, Чаллы КХПсы генераль директоры Алмаз Шәрипов “Мензелинские зори” агрофирмасының эшчәнлеге турында сөйләп китте.

Семинар Кадрәк авылының игене суктырып алын­ган басуында булды. Басуга җир эшкәртә торган 13 төрле трактор һәм агрегат тезеп куелган иде. Трак­торлар һәм аларга тагылган агрегатлар җирләрне эшкәртеп күрсәтте. Басуларның 15-20 сантиметр өслеге йомшак, аннан үсемлекләрнең тамыры үткәрми, астагы дымны җибәрми торган каты катлам бар. Шуңа күрә, хәзер безнең зонага кергән район­нар шартларында, бигрәк тә соңгы елларда кабатла­нып торган корылык елларында җирне тирәнәйтеп эшкәртү мәслихәт. Безнең республикада 2008 елдан башлап корылык даими кабатланып тора. Семинар­да шушы агротехник чарага басым ясадылар.

Җир эшкәртүдәге башка төрле агротехник алым­нар, басуда кулланырга уңайлы булган һәм көчле егәрлекле яңа төрле авыл хуҗалыгы машина­лары, агрегатлары күрсәтелде. Авыл хуҗалыгы культураларының переспектив сортлары, аларны эшкәрткәндә технологияләрне үтәү, көзге чәчү һәм техникалар сатып алганда төрле республика, Россия программалары турында да ассызыклап үттеләр. Чарада “Дәүләтов” крестьян-фермерлык хуҗалыгы техникасы да катнашты.

Семинарда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасар­лары: Илдус Габдрахманов, Тәлгать Таһирҗанов, ”ТатНИИСХ” ФГБНуның директоры М.Таһиров һәм башкалар чыгыш ясадылар, агрофирма, хуҗалык.

Дилфас ГАЛИЕВ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International