Шалтыратуыгыз хокук бозуны кисәтә ала

2015 елның 17 августы, дүшәмбе

Бүгенге көндә күпфатирлы йортларда алкоголь сатуны тыю буенча федераль закон үз көченә керде. Татарстанда 10-20 июль көннәрендә әлеге законның ни рәвешле үтәлүен тикшерү буенча декада узды, күпфатирлы йортларда урнашкан гомумтуклану предприятиеләре һәм сәүдә объектлары тикшерелде. Яр Чаллы территориаль дәүләт алкоголь инспекциясе мобиль группа составында 200 тикшерү уздырды, 20 закон бозу очрагы теркәлде. Минзәлә районында күпфатирлы йортларда алкоголь сату белән шөгыльләнүче оешмалар юк.

Алабуга, Мамадыш районнары гражданнары белән бергә Минзәлә районы гражданнары да көмешкә һәм Казахстанда җитештерелгән аракыны өйдә саткан өчен территориаль орган, башкарма комитет һәм Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре игъ­тибары үзәгенә эләкте. Барлык эпизодлар буенча административ хокук бозу хакында протокол төзелде.

Актив тормыш позициясе белән яшәүче гражданнарның ярдәме белән гамәлдәге законны бозу очраклары ачыклана. Сезнең дә бер шалтыратуыгыз хокук бозуны кисәтә ала. Шалтыратыгыз. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының “кайнар линия” телефоны 8(8552) 71-43-03, Минзәләдә 3-20-51. Шулай ук законсыз рәвештә яки легаль булмаган алко­голь продукциясен сату фактына тап буласыз икән, бу хакта “Ха­лык контроле” проектына мөрәҗәгать итеп, үз шикаятегезне кал­дыра аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International