Татар әдәбияты зур югалту кичерде. Якташыбыз, юмор һәм сатира остасы, публицист Фәнзаман Баттал кинәт арабыздан китеп барды.
Ул 1939 елның 16 февралендә районыбызның Урыс авылында гади крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Аның атасы Сәетбатталны “халык дошманы” буларак эзәрлеклиләр. Әти-әнисен ике мәртәбә сөргенгә озаталар. Фәнзаман Хуҗәмәт авылындагы балалар йортында тәрбияләнә. Фәнзаманга 14 яшь тулгач, аның әти-әнисе амнистиягә эләгеп, кайталар һәм Минзәлә шәһәрендә яши башлыйлар. Фәнзаман шәһәребезнең Вахитов исемендәге урта мәктәбен тәмамлый һәм шул ук елны район газетасында хәбәрче булып эшли башлый. 1958-1960 елларда Украинада артиллерия гаскәрләрендә хезмәт итә. Армия сафларыннан кайту белән, тагын район газетасында, Минзәлә зонасында ВЛКСМ өлкә комитетында инструктор вазыйфасын башкара. 1961- 1967 елларда Казан дәүләт университетының журналистика факультетында читтән торып укый. Укуын тәмамлагач, Фәнзаманны Башкортостанның Калтасы районында чыга торган “Таң” газетасына редактор итеп тәгаенлиләр. Анда 5 ел эшләгәннән соң, 11 ел Түбән Кама шәһәрендә яши, халык депутатларының шәһәр Советында бүлек башлыгы, мәдәният һәм аттракционнар паркы директоры, күп тиражлы газета редакторы да булып ала. 1984 елда Фәнзаман ага Казан шәһәрендә яши башлый, Татарстан дәүләт радио комитетында 9 ел тапшырулар алып бара. 1991-1997 елларда Татарстан китап нәшриятында редактор, 1997 елдан башлап профессиональ язучы әдәби иҗат белән шөгыльләнде. Фәнзаман Баттал иң элек хәбәрче һәм радио тапшырулар алып баручы буларак танылды. Аның фәлсәфи язмалары 1956 елларда ук күренә б ашлый. А ның “ Бака да бата”, “Сигезенче оҗмах”, “Аз-азлап к ына” һ әм б ашка китаплары укучыларда һәм әдәбият сөючеләрдә зур кызыксыну уятты. Фәнзаман Батталның көндәлек матбугатта өзлексез чыгып килүче чәчмә һәм шигъри әсәрләрен, публицистик язмаларын, мәзәк кыйссаларын, тәфсилле анализларын, китапларын китап сөючеләр яратып укыды. Моның өчен ул Гамил Афзал исемендәге премиягә лаек булды. Фәнзаман ага үз язмаларында чиновниклардан, бюрократлардан, ялагайлардан, юк-барга ышанучылардан көлде. Ул сәясәтче, җор телле, чын сатирик иде, гадел, туры сүзле, ихлас иҗатлы булып безнең күңелләргә кереп калды. Фәнзаман Баттал гап- гади көнкүреш темаларын, гыйбрәтле язмышлар чагылышын газета битләрендә яктыртты. Гомумән алганда, ул гади, шаян һәм оптимист кеше иде.
Фәнзаман Баттал безнең район газетасы белән араны өзмәде, район журналистларына, кешеләренә үзенең төпле киңәшләрен бирде. Ул туган ягына кайтып йөрде, елга 4-5 мәртәбә сагынып кайтты. Кайткан чакларда район кешеләре турында шактый гына саллы язмалар әзерләде. Фәнзаман ага Рамазан ае беткәч, туган ягына кайтып, үләне чабылган болынлыкларда ял итәрмен, – дигән иде. Һәм менә ул туган җиренә мәңгелеккә кайтты.
Якташыбыз, язучы һәм публицист Фәнзаман Баттал турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.