Район хуҗалыклары арасында терлекләргә азык запасы туплауда “Органик-групп-Чулман” идарәче компаниясе аеруча нәтиҗәле эшли.
Биредә елның-елында терлек азыгы әзерләү эше биредә оешкан төстә башланып китә. Компания терлекләренә мал азыгын ел ярымлык запас белән хәзерләү бурычы куелган. Вахитов хуҗалыгының Тулбай фермасында терлек азыгы хәзерләү бригадасы хезмәтчәннәре җиң сызганып керешкәннәр. Компаниядә терлек азыгы хәзерләү техникасы быел ныклап ремонтланган, өч данә “Полесье-280” комбайны капиталь төзекләндерелгән һәм бу бригада әгъзалары быелда үз көче белән кышка җитәрлек печән, сенаҗ, силос әзерләячәк. Тиздән күпьеллык үләннәрнең икенче чабымы өлгерәчәк.
Быел алар күпьеллыклардан барлыгы 4500 тонна яхшы сыйфатлы сенаҗ салганнар. Тулбайда сенаҗ салу өчен берьеллык үләнне Мак-Дон комбайнына ЖВП-6,4 чапкычы белән Галимов Наил, Ришат Галиуллин, “Полесье-280” комбайнына КПР-9 агрегаты белән Николай Яковлев егалар.Чапкан үләнне, бераз җилләтеп “Ягуар” комбайны белән Василий Калинин (1 нче рәсемдә), “Полесье-280” комбайны белән Әскат Әхмәтов автомашиналарга һәм трактор арбаларына ваклатып, турап төяп җибәрәләр.Басудан яшел масса ташуда “КамАЗ” автомашинасы шоферлары: Хәким Зарипов, Өлфәт Фәрдиев, Зөфәр Минаев, Расил Фаррахов, Айдар Әхмәтҗанов, МТЗ-1221 тракторында эшләүчеләр: Фәнис Галимов, Алмаз Бәдретдинов, Юрий Садретдинов, 5-6 километрлы басу һәм траншея арасында тиз- тиз йөреп торалар. Ә кайткан массаны тыгызлап тору механизаторлар К-701 тракторында Рафис Кагиров, ДТ-75 тракторында Сәетҗан Билаловка йөкләтелгән. Кайткан массаның исәбен учетчик Илдус Шәрәфетдинов (2 нче рәсемдә) алып бара һәм ул сенаҗга оеткыны да салып тора. Ул сенажны үзе кыш көне малларга җибәрүдә хезмәт куя.
– Масса булганда – сенажны зур запас белән хәзерләп калу мөмкинлеген кулдан ычкындырмаячакбыз, – ди Чулман агрофирмасының директор урынбасары, терлек азыгы хәзерләү буенча җаваплы кеше Анил Гаязов.
Сенаж хәзерләүчеләр үзләренә тапшырылган эшне зур җаваплылык белән башкаралар, ару-талуны белми, техникаларның көйсезләнүенә дә баш бирми эшлиләр. Бүгенге көндә Тулбай терлекләре өчен 2500 тонна яхшы сыйфатлы сенаж салынган инде.
Дилфас ГАЛИЕВ