Искедән арыну юлы

2015 елның 7 августы, җомга

Минзәлә соңгы елларда моңа кадәр күрелмәгән төзелеш темпы, калкып чыккан торак йортлары белән горурлана ала. Аларның күбесе – гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасы буенча төзелүче йортлар.

Әлеге программа буенча гражданнарны тораклы итүнең берничә юлы кулланыла: күпфатирлы яки ае­рым яңа йортлар төзелеше, базардан фатирлар са­тып алу. Безнең районда 132 фатирдан 140 гаиләне күчерү планлаштырылган, шулардан 10 гаилә үзләре яшәгән иске торак өчен тиешле субсидияне акчала­та алган, алар торак шартларын базардан торак са­тып алып яхшыртырга теләген белдергән.

Йортлар төзелешенең бер өлеше федераль һәм республика бюджетыннан бүленгән акчага финан­слана, бер өлешен программада катнашучылар үзләре түли. ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды төзелешне инвестицияли һәм програм­мада катнашучыларга 15-20 елга социаль ипотека кредиты бирә. Ягъни гражданнар авария хәлендәге торакларын калдырып яңа фатирга күченәләр дә, торакның калган хакын еллык 7 процент белән түлиләр.

– 114 гаилә белән килешү төзелгән. 106 гаилә үзләренең булачак фатирларын сайлаган да инде. Узган ел ахырында 14 гаилә яңа фатирларга күченгән иде, быел Головин урамында өч, Сугыш­чы Интернационалистлар урамында тагын шуның кадәр үк гаилә бер катлы яңа йортларда яши баш­лады, – диде райбашкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлегенең баш белгече Равия Надыршина.

“Гражданнарны авария хәлендәге торак фондын­нан күчерү” дәүләт программасы буенча йортлар төзелешен “ГарантПлюс”, “СфераСтрой”, Минзәлә “Мелиорация ПМК”сы, “Монолит”, “Металлосервис” ҖЧҖ кебек үз районыбыз төзүчеләре башкара.

безнең өстәмә

2015 елда гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасы буенча төзелүче йортлар:

Изыскательләр урамы,1/14 (27 фатирлы);3/11Б (27 фатирлы); 3/1А (18 фатирлы);

Мирный тыкрыгы, 5 (4 фатирлы);

Изыскательләр урамында 18әр фатирлы өч йорт: 4/8А, 4/8Б, 4/8В;

Гурьянов урамы, 46А (6 фатирлы);

Ленин урамы, 106 (2 фатирлы);

Красноармейская урамы, 121 (2 фатирлы);

Тукай урамы,59А (18 фатирлы); 61А (18 фатир­лы);

К.Либкнехт урамы, 101 (2 фатирлы), 101А (2 фа­тирлы);

Бер фатирлы йортлар:

Сугышчы Интернационалистлар урамы,1,3 ;5;7;9;11;13;15;17;19;19А; 19Б;19В; К.Либкнехт урамы,90А;

Головин урамы,150;152 ;154 ; Янтарная ура­мы,1;2,3;4,5;6 ;Карлыгач урамы,1;2;3;4;5;6; Уютная урамы, 1;2;3;4;5;6;Северная урамы, 11; 11А; 17, 17А;

Сандугач урамы, 5; О.Кошевой урамы, 3; Коно­валовка авылы, Центральная урамы, 4.

Флүрә МУСИНА 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International