Урып-җыю чоры игенче- механизаторлар, шоферлар өчен хезмәттә сыналу чоры да ул. Уракка керешкәндә, һәркемнең күңелендә ярышта беренче булу хыялы яши.
Кадрәк авылында яшәүче алдынгы комбайнчы Андрей Геннадьевич Андреев та шундый бәхетлеләрнең берсе. Ул тормыш кыенлыклары алдында югалып калмаучы, һәр вакыйгага үзенең фикерен белдерүче, яшьләргә төпле киңәш бирүче, төшенкелеккә бирелмичә, алга атлаучы механизатор, инженер да.
Андрей үзенең хезмәт юлын 4 сыйныфта укыганда иген кырында берүзе комбайн йөрткәндә башлангандыр, мөгаен. Шул вакыт басуга элекке колхоз рәисе Касыйм Гафиятов килә. Ул комбайнда кешесе күренмәгән, “кыр корабы”на карый да, аптырап кала: “Комбайн бара, кешесе юк”. Касыйм комбайн янына барса, бәләкәй генә гәүдәле Андрей йөри икән.
Армия сафларында хезмәт иткәннән соң, туган колхозына кайтып, СК-4 комбайнында э шли б ашлый. Я згы ч орда ДТ-75 тракторына утырып чәчү чәчә. Чәчүләр төгәлләнгәч янә машина-трактор паркында слесарь, токарь эшләрен башкара, кышкы чорда авыл хуҗалыгы машиналарын төзәтүдә хезмәт куя. Булдыклы комбайнчыга колхозга кайткан өр-яңа комбайннарны ышанып тапшыралар, Андрей “Колос”, “Нива”, “ДОН-1500” комбайннарын иярли. Уракта яхшы күрсәткечләргә ирешкәне өчен аны Германиягә, Чехословакиягә ял итәргә юллама белән бүләклиләр. 1982 елда Мәскәү шәһәрендә үткән комсомолның 19 съездына делегат булып сайлана. Авыл хуҗалыгында яхшы эшләгәне өчен ана “Хезмәттәге батырлык- лары өчен” медале тапшыралар. Хуҗалыкта фермаларны капиталь төзекләндергәндә дә аның өлеше күп керде. 2008 елда хуҗалыкка “Класс” комбайннары кайткач, күп уйлап тормадылар, Андрейга шуның берсен бирделәр. Менә шул ышанычны аклап, улы Руслан белән комбайнда биш ел эшләделәр. Андрей “Класс” комбайны белән ел саен 22-27шәр мең центнер ашлык суктырды.
Дилфас ГАЛИЕВ