Бар эшне дә булдыра Люба

2015 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

Районыбызның күп коллективында әле бүген дә яшьлек чорында сайлаган һөнәренә тугры калган хезмәткәрләр шактый. “Органик Групп-Минзәлә” идарәче компаниясендә азык-төлек складында мөдир булып эшләүче Любовь Ивановна Хворонова нәкъ шундыйлардан.

Аның Минзәләдән Юртауга йөреп эшли башлавына да быел 18 ел тулган. Ә ул аңа чаклы Минзәлә шәһәрендәге элеккеге азык-төлек комбинатында производство мөдире булып 21 ел хезмәт куйган.

Люба 1955 елның июль азагында Әлмәт районының Русский Акташ авылында Хвороновлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Әтисе Иван нефтьче буларак аларның гаиләсе Минзәләгә күченеп килә һәм Люба шәһәрнең беренче урта мәктәбендә укый, аннары ул 9-10 сыйныфта шәһәребезнең 2 нче урта мәктәбен яхшы билгеләренә тәмамлагач, романтика эзләп, 1972 елда Тамбов өлкәсе Мичурин технология техникумына укырга керә. Читтә укыганда ул Минзәләне сагына, укуны бик яхшы гына тәмамлап, ипи пешерү буенча техник-технолог белгечлеге алып, шәһәребезнең азык-төлек комбинатына булка цехына мастер булып эшкә урнаша. Комбинатта беренче эш көненнән үк Любовь Ивановнаны пөхтәлеге, хезмәтен төгәл башкаруы, таләпчәнлеге өчен үз итәләр. Аны тиз күреп алалар, Люба бер ел эчендә мастердан алып производство мөдире вазыйфасына чаклы күтәрелә. Комбинатта ипи пешерәләр, колбаса эшләнмәләре ясыйлар, балык ыслыйлар, кәбестә тоз­лыйлар, Казаннан кайткан шәрабны шешәләргә тутыралар. Комбинатның ул чакта пешергән ипиләрен минзәләлеләр бик яратып алалар.

Ул коллективта үз хезмәтенә һәм башкаларга карата таләпчән булуы белән ул һәрвакыт мактала, иптәшләре арасында да абруе зур була. Шулай тыныч кына эшләп ятканда, элеккеге Минзәлә совхозы директоры Тимерхан Миргаязов аны үз совхозына яңа суйган итне эшкәртү буенча мини-цехка мөдир итеп эшкә чакыра һәм ул 1997 елда шул совхозда эшли башлый. Любовь Хворонова совхозга эшкә килгәч тә, яңа суйган иттән төрле колбаса эшләнмәләре ясый, совхоз эшчеләренә ипи пешерә. Минзәлә совхозын инвестор үз канаты астына алгач, мини-цехта колбаса эшләнмәләре эшләү туктала, Люба читтән кайткан продукци­яне хуҗалык хезмәтчәннәренә бирә, Аю, Мәлкән, Юртаудагы эшчеләр ашханәсенә төрле продукцияләр җибәрә башлый. Люба шәһәребездә һәм ике атна саен Чаллы шәһәрендә үткән авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә хуҗалыкның үз продукциясен сатуда актив катнаша.

Ул алны-ялны белми, кирәк икән, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында килә. Коллективның иң хөрмәтле, абруйлы кешеләренең берсе, – диләр аның турында хезмәттәшләре.

– Сезнең хезмәтегез җаваплы, бик җиңелләрдән дә түгел хезмәт бит. Лаеклы ялга китәргә дигән уй кермиме башыгызга?

– Бу коллективтан, хезмәт- тәшләремнән башка үземне күз алдына да китерә алмыйм. Эштән кайтып бераз торуга, са­гына башлыйм үзләрен. Безнең кебек тату, бердәм коллектив юктыр да, – ди ул.

Шушы көннәрдә 60 яшь тулды Любовь Ивановнага. Аңа бу яшен һич тә бирәм димә әле. Хәрәкәтләре яшьләрчә җитез, йөзеннән нур бөркелә. Тормыштан тәм табып, кешеләргә бары тик яхшылык кына кылып, теләп яши белүнең хикмәте инде бу.

Гомерең буе яратып башкарырдай хезмәт, һөнәр табу кеше бәхетенең нигезедер, мөгаен.

Дилфас ГАЛИЕВ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International