Минзәләлеләр якташлары Фәнзамал Батталны соңгы юлга озатты

2015 елның 5 августы, чәршәмбе

Кичә, 4 август көнне, якташыбыз, татарның танылган язучы-сатиригы, публицист Фәнзаман ага Баттал 77 нче яшендә йөрәк авыруыннан вафат булды. Татар әдәбияты, район җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде.

Бүген мәрхүм Минзәлә татар зиратында җирләнде. Фәнзаман аганы соңгы юлга озатырга кызы Гөлнур, оныклары, туганнары, бер төркем әдипләр, татар зыялылары кайткан иде. Мәрхүмнең якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз. Фәнзаман Батталның якты истәлеге күңелләрдә озак сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International