“Халык контроле” эшләүче затларны кайгырта

2015 елның 5 августы, чәршәмбе

Халыкның яшәеш дәрәҗәсен күтәрү, чит ил гражданнарын эшкә җәлеп итү һәм алардан файдалану территори­аль комиссиясе, формаль булмаган мәшгульлек, хезмәт килешүе тутырыл­мау, эш бирү закончылыгы үтәлмәү һәм эштә куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлеше буенча кимчелекләр хакында­гы мөрәҗәгатьләрне Дәүләт хезмәтләре порталының “Халык контроле” бүлегендә калдырырга мөмкин булуы хакында хәбәр итә. Шулай ук шикаять һәм гозерләрне “кайнар линия” буенча эшләүче 3-17-44, 3-13-81 телефон но­мерлары аша да хәбәр итәргә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International