Югары уңыш – яхшы оештыру ул

2015 елның 5 августы, чәршәмбе

“Органик Групп-Чулман” идарәче компаниянең Тәкермән хуҗалыгы механизаторлары Минзәлә хуҗалыгында таралып бетә язган, рамы гына калган ике ДОН-1500 комбайнын алып кайтып җыйдылар.

Әлеге ике комбайнны да Ил­гиз Бикмухаметов үзе запас частьларны каян тапкан, шун­нан җыеп чыкканнар. Хәзер бу ике комбайнда уракта яхшы гына эшләп киткән, барлыгы 1,5 мең цетнерга якын икмәк сукты­рырга өлгергәннәр.

Комбайнчылар: Илгиз Бикмухаметов, Андрей Гро­хов, Марат Абдуллин, Андрей Афанасьев Ринат Кор­бангалин, Рәхимҗан Шакирҗанов, Салават Сала­хов, Илһам Сөләйманов, Раушан Фахразиев, Фәрхад Шакирҗанов, Илгиз Шиябетдинов, Алексей Болгов бер-берсенә ярдәмләшеп эшлиләр. Алар суктырган икмәкне «КамАЗ» шоферлары: Гарифҗан Сабирҗанов, Габдулла Гәрәев берөзлексез ташып кына торалар, комбайннарның тик торуына юл куймыйлар. Гарифҗан машинасына өч бункер керсен өчен бортларын үстергән һәм өченче комбайн бушатканда күбрәк сый­сын һәм юлда кайтканда түгелеп, әрәм-шәрәм булма­сын өчен көрәк белән тигезләп тора. Алты Дон-1500 комбайнын күргәч, М-7 трассасыннан үтүчеләр дә аларны күреп, сокланган һәм фото, видеога икешәр сәгать төшергәннәр. Хәзер күп җирләрдә ДОН комбай­нары юк дәрәҗәсендә. Тәкермән хуҗалыгында бераз арыш сугуны төгәлләгәч, алар Куйбышев хуҗалыгының арышын суктырган, хәзер кабат Тәкермәнгә әйләнеп кайтканнар, арыш суктыруда эшлиләр, тиздән бу эш төгәлләнәчәк. Ындыр табагына кайткан икмәк шунда ук эшкәртелеп, кирәкле җиргә озатыла, орлыкка салы­на. Биредә Зөлфәт Хөснетдинов җитәкчелегендә кызу эш бара.Киләсе елга орлык запасы турында да уйлый­лар. Һава торышының да үзгәреп торуын исәпкә алып, уракның барышын яхшылап оештырырга тырыша­лар. Иң беренче чиратта, уңышның нигезе оештыруга бәйлелеген биредә онытмыйлар.

Басудагы игенне җыеп алгач, Риф Нуриахмәтов са­ламны төргәкләргә төрә, төрелгән саламны зур арба­ларга Мәгъсүмҗан Сафин төйи, МТЗ-1221 тракторы белән Рамил Нәбиуллин, Михаил Кузнецов ферма яннарына ташыйлар. Саламнары җыеп алынганнан соң, Нәсим Сабиров МТЗ-1221 тракторында БДМ агрегаты белән җир эшкәртүдә хезмәт куя. Басуда эшләүчеләрне пешекчеләр – апалы-сеңелле Резеда һәм Зөлфия Сәйфиевалар сыйлый, алар ашларны төрләндереп пешерәләр, уракта катнашучыларга көн саен 350шәр грамм ит ашаталар.

Уңыш турында сүз чыгуга, хуҗалык җитәкчесе Ил­фак Мәүҗиев тук башаклы иген басуына күз йөртеп чыкты да:

– Аллаһы Тәгалә ярдәме белән булган быелгы уңыш әлегә өметләрне акларлык. Алда шул уңышны түкми- чәчми җыеп алу бурычы тора. Без моңа зур әзерлек белән килдек. Иң мөһиме – комбайнчылар үз эшләренә җаваплы карыйлар.

Дилфас ГАЛИЕВ

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International