3 августта, 1219 гектарда игеннәрне суктырып, комбайнчылар быел иң югары күрсәткечкә ирештеләр.
Былтыр ике мең гектарда суктырган көннәр дә булды. Быелгы яңгырлар темпны нык киметә. Әлегә 15500 гектар игеннәр җыеп алынды. Көзге культуралардан бераз арыш калды. Шул ук вакытта 700 гектарда арпа сугылды инде. Гектар уңышы – 23 центнер. 2015 ел урагы хакындагы материалларны газетабызның 2 нче битеннән укыгыз.