Матур традициягә әйләнеп бара

2015 елның 5 августы, чәршәмбе

Элеккеге гимназия бинасын хәзер танып та булмый. Биредә төзекләндерелү эшләре гөрләп бара. Минзәләдә һәр елның сентябрендә яңа балалар бакчасы ачу матур традициягә әйләнеп бара!

2325 квадрат метр мәйданлы ике катлы бина 6 төркемгә исәпләнеп ясала. Урамда шу­лай ук 6 уен мәйданчыгы бул­дырыла, аерым мәйдан физ­культура белән шөгыльләнү өчен корылачак.

Хәзерге вакытта икенче кат­та уен, йокы, бәдрәф, фойе бүлмәләре әзер. Шунысын билгеләп үтәсе килә, бар­лык бүлмәләр дә үзенчәлекле дизайн белән башкарылган, түшәмнәрендә рельефлы рәсемнәр. Музыкаль бүлмәдә 3Д техникасы белән эшләнгән ноталар. Җиһазлар шулай ук төс гаммасына туры китерелеп ясалган. Бакчада урнаштырыл­ган өстәлләр, шкафларны шу­лай “Лига” оешмасы үзе ясый.

Беренче катта косметик ре­монт эшләре ахырына якынла­ша. Бинаның беренче катында җылытылган идән ясаганнар. Тулы куәт белән бинаны тышкы яктан ремонтлау эшләре бара. Стеналары башта җылытыла, яңадан металлосайдинг кага­лар. Икенче катта урнашкан һәр бүлмәдән запас чыгу юлы бул­дырылган.

Бу 1 нче санлы “Нефтяник” ба­лалар бакчасына хезмәткәрләр инде җыелган, хәзер алар бак­чада җыештыру, территорияне яшелләндерү эшләре белән мәшгуль. 35 кешелек коллектив белән биредә Ирина Спиридо­нова идарә итәчәк.

Алисә ШАХАБУТДИНОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International