Ни өчен пенсияләр кире кайта?

2015 елның 5 августы, чәршәмбе

Минзәлә районы буенча ай саен банклардан (кредит учреждениеләреннән) 2-3 пенсионерның пенсия акчалары кире Пенсия фондына кайтарыла.

Әйтик, июль аенда, шул рәвешле 3 пенсия кире кайтарылды. Ике хатын-кыз фамилиясен үзгәрткән, ә бу хакта Пенсия фонды идарәсенә хәбәр итмәгән, шәхси мәгълүматлары тәңгәл килмәү сәбәпле, аларга банк пенсиясен бирә алмаган.

Шуңа күрә, пенсия алучыларны пенсияне кайтар­ту буенча гариза тутырганда игътибарлы булырга чакырабыз. Яшәү урыны һәм теркәлү адресы буен­ча мәгълүматларны (алар төрлечә булырга мөмкин бит), счет номерын, банк исемен (банк аша алганда) яхшылап тикшерергә кирәк. Хәбәрләшү өчен теле­фоныгызны да калдырыгыз.

Килеп туган барлык сораулар белән шәхсән Пен­сия фонды идарәсенә (11нче кабинет) килергә яки 074 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә була. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International