“Заиковский” хуҗалыгы уракка керешүгә, авылдашлары алдындагы бурычны үтәп куйды - пайга тиешле 90 тонна ашлык таратты.
Өстәвенә, тирә-як авылларда яшәүчеләргә 40 сумнан 200 тонна арыш сатылган. Уракны да биредә бабаларыбыз кебек иманлы сүз белән башладылар. Авыл мулласы Ришат Шиһабиев дини йоланы үтәгәннән соң, өр-яңа КамАЗына утырып, уңышны җыеп алуга үз өлешен кертүне дәвам итте.
Шуңа эшләре дә уң бара. Чираттагы ярминкә белән дә авылдашлары, даими сатып алучылары каршындагы бурычларын үтәделәр. Һәрвакыттагыча коймак, шашлык белән сыйлау өстенә 6 түш үгез ите сатылган.
Киләсе ярминкә Татарстан Республикасы көненә багышлап үткәреләчәк. Аңа хәтле уракны тәмамлаячакбыз, ди инвестор, хуҗалык җитәкчесе, социаль проектлар авторы Радик Фәттахов.
Р ә с е м н ә р д ә : хуҗалыктагы киң кырлы эшчәнлекнең кайбер күренешләре.
Илдус ШАҺИЕВ