Россия ЭЭМның Минзәлә районы буенча бүлеге каршында булдырылган иҗтимагый совет төрле категория гражданнар белән эшли, аларга ярдәм итә. Аеруча имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны күз уңында тота.
“Җәйге каникуллар – иҗтимагый совет белән” проекты кысаларында совет әгъзалары – бүлек начальнигы урынбасары, эчке хезмәтләр подполковнигы Фаяз Хуҗагалиев, “ТАТМЕДИА” АҖнең “Минзәлә” ММҮ филиалы директоры Илдус Шаһиев, балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге инспекторы, полиция капитаны Алсу Мардамшина, АПиК штабының өлкән инспекторы, эчке эшләр хезмәтенең кече лейтенанты Артем Акчурин - Наталья Бондаренко гаиләсендә булдылар, балаларны азык-төлек продуктлары һәм бүләкләр белән сөендерделәр.
Наталья Бондаренко ике бала тәрбияли – 6 яшьлек Кристина (инвалид - күзләре күрми) һәм 3 яшьлек Алексей (“Чишмә” балалар бакчасына йөри). Гаилә Чапаев урамындагы авария хәлендәге йортта яши, алар түземсезлек белән уңайлы фатирга күчү мизгелләрен көтәләр. Гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасы буенча төзелгән яңа йортта, кайда яшәячәкләрен дә беләләр инде