Аяусыз үлем “Органик- Групп” – “Минзәлә” ҖЧҖ филиалы директоры Илдус Хәсән улы Сәүбәновны вакытсыз арабыздан алып китте.
Илдус Хәсән улы 1964 нче елның 1 гыйнварында Минзәлә районы Бикбау авылында дөньяга килгән. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1981 нче елда Н.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария институтына укырга керә. 1986 нчы елда уку йортын тәмамлый, зооинженер белгечлеге буенча югары белем ала. 1986-1987 елларда армия хезмәтендә була. 1987-1989 елларда Сарман районы “Петровский” совхозында баш зоотехник булып эшли. Шушы чорда, 1988 нче елда Мәскәү өлкәсе, “СССРның 60 еллыгы” совхозы каршындагы АПКда җитәкчеләр һәм белгечләр квалификациясен күтәрү мәктәбен тәмамлый. 1989-2001 нче елларда “Куйбышев” исемендәге колхозында баш зоотехник. 2001 нче елда “Агробизнес кадрларын яңадан әзерләү татар иститутында” квалификациясен күтәрә. 2001-2002 нче елларда “Гигант” колхозында колхоз рәисе. 2002-2003 нче елларда “Куйбышев” исемендәге колхозда колхоз рәисе урынбасары, 2003-2005 нче елларда - “Сосновоборский” ААҖ агрофирмасында участок начальнигы. 2005-2014 нче елларда “Камский Бекон” ҖЧҖдә участок начальнигы. 2013 нче елда “КНИТУ” ФГБОУ ВПО өстәмә һөнәри белем институтында квалификациясен күтәрә. 2014 нче елның октябреннән “Органик- Групп” – “Минзәлә” ҖЧҖ филиалы директоры булып эшли. Ул гадел, тырыш, үзенә һәм хезмәттәшләренә карата таләпчән булды.
Илдус Сәүбәнов өйләнгән, ике баласы бар.
Илдус Хәсән улы Сәүбәновның якты истәлеге күңел- ләребездә мәңге сакланыр.
А.Ф.Салахов, И.Т.Шагалиев, Ф.З.Вагизов, Ю.М.Исламов, И.Ш.Гыймадиев, Бикбау авыл җирлеге башлыгы Л.Н.Мардамшина.