Армиядә хезмәт итмәүче хәрби билетсыз кала

2015 елның 5 августы, чәршәмбе

 Район хәрби комиссариатында чакырылыш комиссиясенең йомгаклау утырышы узды. Чарада комиссия әгъзалары, бүгенге көндә армия хезмәтендә булган минзәләлеләрнең ата-аналары, Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Тихонов, Тукай һәм Минзәлә районнары имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас катнашты.

Минзәлә хәрби комиссариаты хәрби комиссары Сергей Влади­миров соңгы өч айның нәтиҗәләрен бәян итте:

– Федераль кануннарга чакыру комиссиясе, медицина каравы эшенә сизелерлек яңалыклар кертә торган үзгәрешләр кертелде. Саклану министры карары нигезендә, җитди сәбәпләре булма­ган, кануннарга буйсынмаган 27 яше тулган гражданнарга хәрби билет урынына белешмә генә биреләчәк. Димәк, Ватан алдын­дагы изге бурычын үтәмәүче ир-егетләр дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрендә эшли, җаваплы вазифалар башкара алмаячак. Гомумән, теләсә кайсы эш бирүче армия хезмәтендә булу-булмау белән беренче чиратта кызыксына бит. Киләчәктә безгә бу категория гражданнар белән бергәләп, комиссия утырышларына чакырып эшләргә туры киләчәк.

Проблемалы мәсьәләләр җитәрлек. Аерым алган­да, чакыру комиссиясен табиблар белән тәэмин итү мәсьәләсе кискен тора. Чакыру комиссиясенең резерв­тагы составы да һәрчак тулы булмый. Кемдер курслар уза, башка сәбәпләр дә туып тора. Бүгенге көндә рай­онда лор-врач, врач-психиатр бөтенләй юк. Аларны Казаннан китертергә мәҗбүр булабыз. Әмма алар са­наулы көннәргә (3-4 көн) генә килгәнлектән, теге яки бу сәбәпләр аркасында авылдан, я булмаса уку йор­тыннан кайтып җитә алмаган булачак солдат медици­на тикшерүен узарга өлгерми кала. Квалификацияле медицина хезмәткәрләренең булмавы медосмотрның сыйфатына да тискәре йогынты ясый түгелме?

Утырышта катнашучы район үзәк хастаханәсенең баш табибы Илдар Мансуров вәзгыятькә түбәндәгечә бәя бирде:

– Әлеге җитешсезлекләр белән килешәм. Без бу проблемаларны хәл итү өстендә эшлибез, тиздән үзебезнең врач-психиатрыбыз булачак, лор-врачка да заявка бирелгән. Бу мәсьәләне хәл итү максатыннан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына хат язарга туры киләчәк.

Илшат Каюмов, чакыру комиссиясе начальнигы:

– Язгы чакырылыш үз срогында, бернинди тайпы­лышсыз узды, солдатларны кире кайтару очраклары булмады. 59 минзәләле төрле гаскәрләр составында хезмәт итәчәк. Хәрби хезмәткә чакырылучыларның 96 проценты махсус белемле: 6 сы – югары уку йортла­рын, калганнары урта махсус белем бирүче уку йорт­ларын тәмамлаган.

Патриотик тәрбия, иҗтимагый оешмаларның уңай эшчәнлеге бәрабәренә яшьләрнең хәрби хезмәткә ба­руны намус эше дип санавын, моны аңлап башкаруын комиссия әгъзалары билгеләп үтте. Бу – дәүләтебез сәясәте һәм армия хезмәтенең кыскартылуы, шулай ук яңа кануннарның кабул ителүе белән дә бәйле.

Көзге чакырылыш буенча план тиздән билгеле бу­лачак. Бергәләшеп хезмәттәшлек итү һәм кораллы көчләрдә хезмәт итәргә теләүчеләрнең җитәрлек бу­луы бәрабәренә туган илебезне сакларга күпме кирәк, шулкадәр солдат китәчәк, башкача булуы да мөмкин түгел, диләр хәрби комиссариат бүлегендә.

акцент

2007 елдан башлап, 100 дән артык Минзәлә егете Кара диңгез флотында хезмәт итте. Бүгенге көндә “Бора” ракета кораблендә 8 минзәләле – срочный хезмәттә, 3 егет контракт буенча хезмәт итә. Бу чакырылышта ике минзәләле армия хезмәтеннән качып йөргән өчен җавапка тартылды.

Әлфинә ВОРОБЬЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International