Әдәпле, зыялы гаилә
1924 нче елның 1 июлендә Урыс авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килә ул. 48 ел гомерен намуслы һәм тырыш хезмәткә багышлаган тыл һәм хезмәт ветераны ул. Заманадан калышмый, район газетасын алдыра, “Ватаным Татарстан”, “Акчарлак” газеталарын даими укып бара, телевидение тапшыруларын да игътибар белән карый. Бәйрәмнәрдә һәм туган көннәрендә туганнарын, күршеләрен чакыра, табыны сый-нигъмәттән сыгылып тора. Туганнары да үзе кебек тәрбияле һәм әдәплеләр, барысы да халкыбызның гореф- гадәтләрен, күркәм йолаларын үтәп яшиләр.
Сеңлесе Җәмилә, аның улы Марсель, бертуган абыйсының кызы Гүзәлия, иренең туганы Николайлар гаиләсе һәрвакыт килеп, хәлен белеп, кирәк вакытта ярдәм итеп торалар. Бөек Ватан сугышы ветераны, Ватан сугышы ордены кавалеры, 56 ел тигез, тату гомер иткән ире Михаил Иванович Юзмановның каберен дә тиешле тәртиптә тота Кәримә әби, аның туган һәм вафат булган көннәрен, кунаклар чакырып искә ала, аны һәрвакыт мактап телгә ала. Өендәге чисталык һәм пөхтәлеккә таң каласың, ә тәрәз төбендә яран гөлләре шау чәчәктә утыра.
Авыр булса да, сынатмадык
Кәримә әби 14 яшеннән колхозда эшли башлаган. Бер эштән дә курыкмаган, кайда нинди эшкә билгелиләр, шунда мактаулы хезмәткәр булган. 4 ел колхоз эшендә, 14 ел төрмәдә эшләгән. 30 ел сәүдә системасында хезмәт итеп, 1986 нчы елда 62 яшендә лаек- лы ялга китә ул.
Күршебездә шундый ихтирамга лаек, барыбыз өчен дә үрнәк ветеран булуга без сөенәбез һәм аның белән даими аралашып яшибез. Бергә күрешкән чакларыбызда Кә- римә әби үзенең тормышы, аеруча сугыш чоры авырлыклары турында еш искә ала.
– Абыем Габделсабир дүрт ел сугышта булды, ике тапкыр каты яраланса да, исән кайтты. Энем Габделнур 1945 елның гыйнвар аенда, яше җитеп, сугышка китте һәм сугыш беткәч тә биш ел армия хезмәтендә булды. Без өчебез – апам Хәернур, сеңелем Җәмилә һәм мин колхоз эшендә булдык. Урман кисәргә дә, торф чыгарырга да бардык, көндез колхоз эшендә булсак, солдатларга җибәрергә, төннәр буе йокламыйча, җылы оекбаш, бияләй, шарфлар бәйләдек, – дип сөйли ул. 1941 елның көзендә һәм 1942 елда сабанчы булып эшләргә дә туры килә. Аннан сүзен болай дип дәвам итә:
– Ул вакытта “гусеничный” тракторлар юк иде, тимер тәгәрмәчле, кабинасыз тракторларда эшләдек. Сабан өстендә тимер сиденье, аның каршында тимер руль. Шул утыргычка утырып, рульне борып, җирнең тигезлегенә карап, сабан төрәннәрен күтәртеп- төшертеп йөрергә кирәк. Октябрь, ноябрь айларында аеруча кыен: җил, яңгыр, салкын... Ә төннәрен бигрәк тә. Чыланасың, туңасың, ә сөрү нормасын үтәргә кирәк, туктап булмый, смена бетүгә, бригадир килеп үлчи.
1943 елның гыйнвар аенда, 7 класс белемем булгангадыр инде, мине Минзәләгә укырга чакырдылар. Шәфкать туташлары әзерләү өчен оештырылган кыска сроклы курслар иде ул. Кызлар да, үзләре теләп, сугышка китәләр иде. Мин дә сугышка китәргә хәбәр көтә идем. Төрмәдә эшләргә дә ир-атлар җитмәгәндер инде, мине шунда надзиратель итеп куйдылар.
Кәримә әбинең сөйләгәннәрен хезмәт кенәгәсе дә раслый. Бүләкләр языла торган бите дә буш түгел. Аңа ике тапкыр ТАССР Эчке эшләр министры тарафыннан рәхмәт белдерелгән, “Сугышчан батырлык өчен” медале тапшырылган.
– 14 ел төрмәдә эшләү дәверендә иң авыры нәрсә булды? – дип сорыйм.
– Иң авыры – йокламау. Суд булганнан соң, тоткыннарны этап белән Казан төрмәсенә илтә идек. Сугыш чоры бит, техника юк. Җәяүләп барабыз. Бер җигүле ат арбасына продукция төялә. 80-100 кеше илтәбез. Без үтәсе юлдагы авыл советлары белән алдан сөйләшеп куела, алар безгә авыл клубында кунарга рөхсәт бирә. Тоткыннар төннәрен йоклый, ә безгә сакларга кирәк. Йокламау бөтен хәлне бетерә, бу бит бер генә төн түгел. Кайбер баруда алты көн үтә, һава шартлары начар булганда, 8-10 көнгә дә сузыла. Төрмәдә биш хатын-кыз надзиратель бар иде, дүртесенең балалары бар. Аларны атналык юлга чыгарып булмый. Иң яше мин, гаиләм дә юк. 1950 елны кияүгә чыксам да, балабыз көттереп туды. Шул сәбәпле, Казан юлында этап белән гел миңа йөрергә туры килде.
Вербовка белән утыручылар була иде. Илгә ягулык кирәк. Торф чыгару өчен эшче көчләр җитми. Кемне җибәрәсең? Бу эшкә хатын-кызлар китә. Авыл советларына ничә кеше җибәрергә икәнлеге хакында конкрет күрсәтмә бирелә. Вербовщик килә, алты айга договор төзи, эшкә китәсең. Ә торф чыгару искиткеч авыр хезмәт. Көне буе су эчендә торырга, лыч су торфны кисеп ташырга кирәк. Күп кешегә салкын тия, кемдер билсез кала, аяклары шешә. Түзә алмыйча кайтып китсәң, өеңә кайтуга, сине милиция хезмәткәрләре каршы ала, алты айга төрмәгә утыртып куялар...
Зурлаганнар күршемне
90 яше тулу уңаеннан да бик зурладылар Кәримә Шәрип кызын. Район хакимияте исеменнән шәһәр башлыгы урынбасары Елена Сысоева РФ Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Айдар Салаховның котлавын, кыйммәтле бүләген тапшырды. Татпотребсоюздан җибәрелгән Мактау грамотасын һәм кыйммәтле бүләкне “Минзәлә” кафесы җитәкчесе Гөлнәзирә Зыязова алып килде. Үзләренең оешмасында 14 ел эшләгән ветеранны 4 нче санлы тикшерү изоляторы җитәкчесе Тимур Яруллин да котларга онытмаган. Мактау грамотасы һәм бер кочак чәчәкләр күтәреп, изоляторның ветераннар советы рәисе Л.Атасова килде. Кәримә әби кайда гына эшләсә дә, үз эшенә җаваплы караган. Шәһәр сәүдә системасында сатучы булып эшләгәндә дә планнарны арттырып үтәгән, сатып алучыларга якты йөзле, тәмле телле булган. Республика һәм район җитәкчелегеннән алынган грамоталары, рәхмәт хатлары шуны раслый.