Фермага һәм корпусларга килү юлына 1600 метр бетон юл салынды. 6 корпуска балчык салып агач идәннәр түшәләчәк. Рус Каран фермасында яңа су башнясы куела һәм яшь маллар өчен читлекләр куелып корпусларга реконструкция ясала.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Юрий Исламов җитәкчелегендәге идарә хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге бюджет предприятиеләрендә эшләүчеләрдән торган ярдәм бригадасы районның күп хуҗалыкларына булышты. Быел ярдәм Николаевка хуҗалыгына күрсәтелә. Хуҗалыкларда авыл җирлекләре башлыклары җитәкләгән бригадалар да эшли.