Калморза авылында яшәүче Расих Газизовның “ЮМЗ- 6” маркалы тракторы бар, тракторга тага торган бөтен төр агрегатларны булдырган.
Ул аның белән Бикбау, Куян һәм башка авылларда яшәүчеләрнең бәрәңге бакчаларын сөреп бирә, бәрәңге утырта торган агрегат белән бәрәңгеләрен утыртып бирә. Расих быел барысы 120 гә якын кешенең бакчасына бәрәңге утыртып биргән. Уңган хуҗа быел 70 мең сумга печән чапкыч сатып алды һәм ул үз хуҗалыгында терлекләргә печән чабу белән мәшгуль.