Авылда һәм шәһәрдә яшәүче шәхси хуҗалыгында сыер һәм кәҗә тотучыларга хөкүмәт ярдәме быел да булыр дип көтелә. Ул ярдәм бер сыерга 3 мең сум күләмендә биреләчәк.
Алай гына түгел, быелдан башлап кәҗә тотучыларга 1 мең сум булачак. Ул бер яшьтән олырак кәҗәләргә генә каралган. Район буенча барлыгы 500 башка якын кәҗә һәм 2500 башка якын сыер бар. Әлеге субсидияләр сентябрь азакларында һәм октябрь башларында булыр дип көтелә. Шунысы да бар, бу субсидияне алу өчен сыер һәм кәҗәне быелның 1 гыйнварыннан алып, ел азагына чаклы асрарга кирәк.