Тупач авылында узган Ифтар ашы яшь буынга һәм социаль инициативаларны тормышка ашыруда ярдәм итүче “БлагоДарение” хәйрия фонды (учредителе – ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов) тарафыннан оештырылды.
Ифтарны оештыруда һәм уздыруда фонд президенты Фәрит Салихов һәм фонд директоры Рузилә Шәймәрданова зур тырышлык куйды. Әлеге чарада авылның 70тән артык кешесе катнашты. Авыл халкы соравы буенча, Ифтар ашына Казан кунагы – Рамил хәзрәт Юнысов та чакырылды. Ул Коръәннән сурәләр укыды, Рамазан аеның мөһимлеге хакында, мөселманнарның шулай бер өстәл артына җыелып, бергәләп авыз ачуы аларны берләштерүен, әлеге чараның бер-береңә карата сабырлык һәм ихтирамлык хисләрен булдыруда, үсеп килүче яшь буынны дөрес һәм толерантлы итеп тәрбияләүдә яхшы үрнәк булып торуын бәян итте.
Фонд президенты Фәрит Салихов та чыгыш ясады, ул: “Бергәләп башкарган изге эшләр, авырлыклар каршында югалып калмаска, бердәмлеккә этәрә. Бер-береңә ярдәм итү, авыр чакта ярдәм кулы сузу – җәмгыятебезнең яшәеше һәм үсеше”, – дип билгеләп узды. Ул “БлагоДарение” фонды исеменнән һәр кешегә тынычлык һәм иминлек теләде.
Мәҗлескә җыйналган кунаклар авыл пешек- челәре һәм “Түбәтәй” милли татар фаст-фуд командасы әзерләгән ризыклардан авыз итте- ләр. Рамазан аенда тупачлыларга шушындый бәйрәм табыны оештырган өчен Әгъзәм хәзрәт Ямалиев авылдашлары исеменнән оештыручыларга рәхмәтен җиткерде.
Дифиза НУРИЕВА