Садак бистәсендә ТОС-1, ТОС-2 (җитәкчеләре Гөлфия Хәлимова, Лариса Горячева) үткәргән микрорайон бәйрәмендә үрнәк гаиләләрне дә, тырыш хезмәтләре белән җәмәгатьчелекнең ихтирамын яулаган шәһәрдәшләребезне дә хөрмәтләделәр.
Бәхетле һәм пар канатлы, тигез гаиләләр – җәмгыятьнең нигезе ул. Бер-береңә карата ышаныч, хөрмәт, ихтирам һәм ярату булганда гына гаилә бәхетле була. Пар канатлар булып 50 елдан артык бергә гомер кичерүче шундый гаиләләрдән бәйрәмгә Галина һәм Борис Грошевлар, Илсөяр һәм Марсель Багмановлар, Нурсилә һәм Миңнулла Мингазетдиновлар, Софья һәм Виталий Арзамасовлар чакырылган иде.
Кеше гомерен юлларга тиңләргә була: кемнеңдер тормыш юлы озын, тигез, ә кемнекедер сикәлтәле. Микрорайонда яшәүчеләр арасында 33 сугыш һәм тыл ветераны яши. Әйе, аларның канатларына сугыш җилләре тигән: ир-атлар кулларына корал тотып немец фашистларын кыйнаса, хатын-кызлар җиңү өчен тылда хезмәт куйган, алар тыныч тормыш өчен туган җирне саклаган, иген иккән, балалар үстергән. Бәйрәмгә чакырылучылар арасында Идрис Мөхәметдинов, Анна Крекова, Мәшһүдә Бадинова, Гөлсем Шакирова, Петр Чайкин, Наҗия Хәлимова, Алексей Бывальцев, Вера Казанцева, Николай Макаров кебек 90 яшь үрен узган ветераннар бар иде.
Бала-чагалы йорт – ул бәхетнең үзе, тормышыбызны шатлыкка күмә, яңа сулыш бөрки алар. Әмма агач кебек үзләре генә үсми, аларны тәрбияләргә, аңларга, яратырга, назларга да кирәк. Моның өчен вакыт та, зур көч кую да таләп ителә. Күпбалалы гаиләләрдән Светлана Урошникова, Наталья Гончарова, Елена һәм Александр Юминовлар, Фирая һәм Рамил Хәбировлар, Римма һәм Илнур Хәбировлар исемнәре яңгырады бәйрәмдә.
Игелекле эшләр, изге гамәлләр, акыллы киңәшләр белән без тирә-юньдәгеләрнең дә гомерләрен озынайтабыз, диеп бәйрәмне алып баручылар Ксения Сысоева белән Гөлсәрия Хәбирова үз йортларын, урамнарын төзекләндерүгә игътибарлы булган, инициативалы кешеләр турында сөйләүләрен дәвам иттеләр. Әйе, безнең арабызда үз йорты турында гына түгел, ә күрше- күләннәр турында да кайгыртучанлык күрсәткән, һәрдаим ярдәм кулы сузарга, киңәшләрен бирергә әзер торучылар бик күп. Шундыйлардан Виктор Сизов, Гөлсинә Закирова, Дилбәр Якупова, Гүзәл Ахметова кебек йортлар буенча җаваплы кешеләр үрнәк итеп куелды.
Матурлык дөньяны ямьгә күмә, диләр. Шәһәребезнең иң яшь микрорайоны булса да, Садак бистәсе төзек һәм матур йортлары белән күпләрне җәлеп итеп тора. Үз йортын, йорт яны территориясен төзек, пөхтә тотучылар дип Котдус һәм Фәнҗия Мингазовлар, Гөлнара Хәсәнова, Гәрәевлар, Секуновлар гаиләләре аталды.
Микрорайон тормышына битараф калмыйча, актив тормыш позициясе алып баручы ихтыяр көченә ия, максатка ирешүчән Николай Батаев, Сергей Холкин, Галина Ципцина, Валентина Бокова, Гөлназ Николаевага карата ихтирам хисләре белдерелде.
Бәйрәм башка микрорайоннарда үткәрел- гәненнән шуның белән дә аерылып торды: биредә теләгән һәркем кайнап торган самовардан чәй агызып эчте, тәбикмәк белән сыйланды. ТОС җитәкчеләренең оста кулларны чакыруы да игътибарга лаек. Биредә Роза Гиздуллинаның, Н.Липинаның, С.Шайхра- зиеваның кул эшләре күргәзмәсе оештырылган иде.
Бәйрәмдә бик күп призлар өләшенде, анда катнашучылар күтәренке кәеф белән таралышкан икән, моңа Идарәче компания җитәкчесе Виталий Цветковның, АТП җитәкчесе Рамил Кәримовның, шулай ук Илгиз Саттаров, Нурия Нәбиуллина, Олег Иванов, Динара Чернышова кебек эшмәкәрләрнең спонсорлык ярдәме күрсәтүе дә этәргеч бирде, диде ТОС җитәкчеләре.
акцент
ТОС җитәкчеләре бәйрәм чарасын әзерләгәндә тынычлык һәм дуслык, татулык һәм тырышлык кебек төшенчәләрне үз иткән өлкән буын эстафетасының яшьләр кулына күчә баруын тасвирларга тырышкан. «Кеше хезмәте белән матур» дигән халык мәкале бәйрәм сценариеның асылы итеп алынган. Бәйрәмнең тирә- юньдәгеләргә ярдәм кулы сузып, бер-беребезне аңлашып яшик, бәйрәм чараларында шулай очрашып торыйк дип тәмамлануы да шуның бер чагылышы сыман.
безнең өстәмә
Бәйрәмдә катнашучы олысы-кечесе “Рэтро” театры җитәкчесе Ирина Моряхина һәм Галина Ципцина тарафыннан төзелгән сценарий буенча алып барылган әлеге чараны бик ошатты. Ул җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Әлеге чарада район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты, бу исә бәйрәм рухын тагын да көчәйтеп җибәрде. Данир Фәхретдиновның, Рифнур Кабировның чыгышларыннан тыш, ретро ансамбленең, Лилия Хәнипова, Евгений Вахнин, Айсылу Хәбирова, Зөлфия Мортазина, Динара Фәрдиеваның, “Уен” ансамбленең чыгышлары бәйрәмдә катнашучыларга бүләк булып иреште.