“Алтынчәч”тән башлап, “Шатлык” белән дәвам иттек

2015 елның 22 июле, чәршәмбе

“Алтынчәч”тән башлап, “Шатлык” белән дәвам иттек

Мәктәпкәчә белем бирүне үстерү – өстенлекле дәүләт сәясәтенең берсе. Республикада, шул исәптән безнең районда, яңа туган балалар саны арта барган саен, балалар бакчаларына да ихтыяҗ үсә бара.

Шушы ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен, ягъни мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләренә чиратларны бетерү максатында Минзәлә районында соңгы 5 елда гына да реконструкциядән соң 60 урынга “Алтынчәч”, 40 урынга “Чебурашка” балалар бакчасы филиалы ачылды, 260 урынлы яңа “Шатлык” балалар бакчасы төзелде. Болардан тыш Изыскательләр урамындагы, 3/15Б адресы буенча балалар бакчасы өчен элеккеге гимназия бинасына капиталь ремонт бара. Ул 140 урынга исәпләнгән. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрен модер-низацияләү программасы буенча әлеге бинаны капремонтлауга 56 млн сумга якын акча бүлеп бирелде, шуның 15 млн сумы мебель өчен, калганы – төзелеш эшләренә. Әлеге объектны августта тапшыру планлаштырыла.

Иң мөһиме – балалар бакчалары заман таләпләренә туры китереп төзелә, моннан тыш аларда интеллектуаль шәхес тәрбияләү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырыла. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре җитәкчеләре белән без шулар хакында аралаштык.

Энҗе Усманова, 2 нче санлы “Алтынчәч” балалар бакчасы мөдире:

– 2010 елның июнь аенда “Алтынчәч” балалар бакчасы капиталь төзекләндерелде. Икенче катына капиталь ремонт ясалды һәм балалар бакчасы төрле яшьтәге 60 баланы үзенә сыендырды. Әлеге ремонт өчен республика бюджетыннан 5 млн сум акча бүленеп бирелде, моннан тыш, район бюджетыннан бирелгән 1 млн сумга бакча яны территориясе тәртипкә китерелде. Бер елдан соң бинаның беренче каты да төзекләндерелде. Шул рәвешле бүгенге көндә 120 урынга исәпләнгән бакча тулы куәтенә эшли.

Надежда Калинина, 11 нче санлы “Шатлык” балалар бакчасы мөдире:

– 2014 елда райондагы иң зур төзелеш объекты – 260 урынга исәпләнгән заманча “Шатлык” балалар бакчасы сафка басты. Монда Николай Секунов җитәкчелегендәге төзелеш бригадасы эшчеләре хезмәт куйды. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзелеше нульдән башланды. Үз иңнәренә шундый зур объект төзү бурычын алган Николай Секуновның 7 ай эчендә әлеге искиткеч балалар бакчасын сафка бастыруына күпләр башта ышанмады. “Шатлык” балалар бакчасының индивидуаль дизайн проекты төзекләндерелгән территориясе белән заманча бина булып калкып чыкты. Спорт мәйданнары гимнастика белән шөгыльләнү өчен ясалган җиһазларны үз эченә алган спорт-уен комплексыннан, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үзләштерү, физкультура ясау кебек мәйданнардан гыйбарәт. Группалар санынча саф һавада уйнар өчен мәйданнар да бар. Киң һәм якты группалар уенчыклар, телевизорлар, экологик чиста һәм балалар өчен куркыныч тудырмый торган җиһазлар белән тулыландырылды. Баланың бар яклы үсеше өчен дә шартлар тудырылган. Спорт залында да велотренажерлар, йөгерү юллары бар. Шәһәребездә мондый төрдәге учреждение төзелү бер яшьтән башлап җиде яшькәчә балаларны бакчага урнаштыру мәсьәләсен хәл итте, өстәмә эш урыннары булдырылды. Бакча төзелеше өчен 130,8 млн сум акча тотылды.

Илгизә Исхакова, 3 нче санлы “Чебурашка” балалар бакчасы мөдире:

– Республика программаларын тормышка ашыру максатыннан, безнең районда беренчеләрдән булып 3нче санлы “Чебурашка” балалар бакчасының филиалы төзелде. Филиал 2012 елда 2-3 яшьлек балалар өчен 40 урынга исәпләнгән балалар бакчасы буларак сафка басты. Балалар бакчасы реконструкциясе өчен республика бюджетыннан якынча 6 млн сум акча бүлеп бирелде. Филиал 2,8 млн сумга җиһазландырылды. Шулар нигезендә, филиал заманча балалар бакчасына әверелде. Бүгенге көндә ул иң кечкенә яшьтәге балаларны да кабул итә алу мәсьәләсен чишә. Хәзер без 2013 елда туган балаларны туплыйбыз, әйтергә кирәк, балалар учреждениеләренең барысы да болай эшли алмый.

Татарстанда 30 тиңе булмаган республика президенты программасы тормышка ашырыла. Шуларның берсе – “Балалар бакчасы төзелеше”. Чаллыдагы яңа балалар бакчасы да шуның кысаларында төзелде. Әлеге программа мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләренә чиратларны бетерүгә юнәлдерелгән. Татарстанда соңгы 5 ел эчендә республика бюджеты хисабына, шул исәптән, ремонттан соң, 200дән артык мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе ачылды, шуларның 118е – өр-яңа.

* Минзәлә районының 32 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә 1521 бала йөри, барлыгы 76 группа эшли.

* Районда 530 бала чиратта тора, шуларның 284е –яшь ярымга кадәр.

* Соңгы 3 елда рай-онның мәктәпкәчә учреж-дениеләрендә 3 млн 400 мең сумлык агымдагы ремонт ясалган.

Флүрә МУСИНА

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International