Шәһәребездә дәүләт программалары буенча төзелүче объектлар белән танышып йөргәндә, күптән түгел Гурьянов урамындагы 46 нчы йорт яныннан үтәргә туры килде.
Дүрт фатирлы йорт бу. Йорт янында өлкән яшьтәге бер әби йөри. Сөйләшеп киттек. Тугызынчы дистә белән баручы хезмәт ветераны Ульяна Савельева булып чыкты ул. Тумышы белән Чаллы якларыннан булса да, 1952 елдан бирле Югары Юшады авылында гомер кичергән, китапханәче булып эшләгән. Ире, сугыш ветераны Петр Васильевич заманында авыл Советы секретаре булып та, район финанс бүлегендә дә, Госстрахта да эшләгән. Петр дәдәй мәрхүм инде хәзер.
Тол ветеран буларак, моннан биш ел элек шушы йорттан фатир биргәннәр Ульяна түтигә.
Билгеле, фатирның нормативтан артык өлешен үз хисабына түләргә туры килгән. Иркен, бөтен уңайлыклары булган ике бүлмәле яңа фатирга бик куанып яши башлаган, моның өчен хөкүмәт җитәкчелегенә рәхмәтле ул. Чаллыдагы кызы әледән-әле кайтып, хәлен белеп тора. Йорт янына күпьеллык чәчәкләр дә утыртып куйганнар.
– Йортны тапшырганда территориясен төзекләндерербез: койма белән әйләндереп алырбыз, кара туфрак алып кайтырбыз, йорттан чыгу юлын да, тротуар да салырбыз, дип вәгъдә иткәннәр иде. Канализация коесын отмосткага бик якын куйганнар, безнең яктагы отмостка ярылды, яңгыр сулары подвалга ага, канализация коесы да иңә бара. Фатирда кырыгаяклар юкка йөрми торгандыр, – дип борчуын да белдергән иде ветеран. Әлбәттә, без ветеранның гозеренә колак салмый булдыра алмадык. Нәтиҗәдә урам якка койма коелды, автостоянка өчен калдырылган мәйданчыкка вак таш җәелде.
Йорт янына чыгып утырып, тирә-юньдәге шәһәр тормышын күзәтергә яратучы, кыш буена җитәрлек яшелчә үстереп гомер итеп, иркен ихаталы авыл тормышына күнеккән Ульяна түти бу юлы койма буенча шатлыгын уртаклашты, йорт буенча башка проблемаларыбыз да хәл ителер әле дигән өметтә калабыз, дип тә өстәде ветеран.
Ә без үзебезнең укучыларыбызга һәрвакыт ярдәм итәргә әзер.
Флүрә МУСИНА