Ваемсызлык бәласе

2015 елның 21 июле, сишәмбе

12 июль көнне Минзәлә шәһәренең коткару хезмәтенең элемтә пунктына “Глонасс 112” системасы буенча Коноваловка авылында сарай яну хакында хәбәр килеп ирешә.

Янгын чыккан урынга 122 нче янгын частенең кизү тору каравылы, Хуҗәмәттәге аерым пост һәм Коноваловкада оеш­ кан янгынчылар команда­сы җибәрелә. Кызганычка каршы, сарайны янгыннан саклап калып булмый, ул тулаем янып бетә, ләкин зыян күрүче кешеләр һәм башка объектлар булмый.

Янгын чыгуның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү, дип хәбәр итә Актаныш һәм Минзәлә районнары буенча күзәтчелек итү эшчәнлеге буенча район- ара бүлеге инспекторы Алмаз Әфләтунов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International