19 июльдә районда “Мензелинские зори” агрофирмасының “Калморза”, “Николаевка” бүлекчәләренең 13 комбайны, “Калинин” бүлекчәсенең 10 комбайны – арыш, “Органик групп-Чулман” идарәче компания “Вахитов” хуҗалыгының 7 комбайны көзге бодайны турыдан-туры урып-суктыруга керештеләр.
Бу көнне Иркәнәштә – 180, Кадрәктә – 100 гектар арыш, Гөлек авылы басуларында 50 гектар көзге бодай суктырылды. “Мензелинские зори” агрофирмасы комбайнчылары бу көнне 616 тонна арыш, “Вахитов” хуҗалыгы комбайнчылары 110 тонна көзге бодайны җыеп алдылар. Суктырып алынган көзге бодай һәм арышның дымлылыгы 22 процент тәшкил итә. Суктырылган ашлык “Чаллы КХП”сына һәм Мөслимдәге элеваторларга озатыла. Кичә уракка “Органик групп-Минзәлә” идарәче компаниянең, бүген “Заиковский” ҖЧҖ хуҗалыгы комбайнчылары да керештеләр.
Басуларда эшләүче 41 комбайн 1000 гектар арышны һәм 100 гектар көзге бодайны суктырып алдылар. Хуҗалыкларда көзгә яшел конвейер өчен 443 гектарда рапс чәчелде. Норма буенча бу төр туклык- лы азык 1 сыерга 15 сутый исәбеннән чәчелергә тиеш.
Катлаулы һава торышы шартларында эшләү һәм уңышны югалтуларсыз җыеп алу зарури. Бөртекле культураларны җыйганда барлык комбайнчыларга да кызыксындыру чаралары буенча ныклап уйларга кирәк.
сан
Быел районыбызда барлыгы 51378 гектар мәйданда бөртеклеләрне җыеп алырга кирәк, шул исәптән, арыш – 8070, көзге бодай – 9276, арпа – 12135, солы – 812, сабан бодае – 20299, борчак – 374, ясмык – 7, карабодай – 7 һәм 400 гектар кукурузны бөртеккә суктырып алырга кирәк. Быелгы уракта район буенча барлыгы 89 комбайн катнаша.
Дилфас ГАЛИЕВ