16 июль көнне төнге сәгать 11ләр тирәсендә Минзәлә янгын частенә М-7 федераль трассасында автомобильдә янгын чыгу хакында хәбәр килеп ирешә.
“Рено Дастер” автомобиле белән “Скания” йөк машинасы бәрелешә һәм, нәтиҗәдә, җиңел машинаның мотор өлеше яна башлый. Янгын сүндерүчеләр тиз арада янгынны сүндерәләр, “Рено Дастер” машина йөртүчесе авыр хәлдә “ашыгыч ярдәм” машинасында Чаллы хастаханәсенә озатыла.