Теркәлү башланды

2015 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

14 июль көнне Минзәлә муниципаль районының вәкиллекле органнарына депутатлыкка кандидатларны теркәү башланды.

Кандидат теркәлү өчен кирәк булган документларның тулы пакетын һәм үзе хакындагы дөрес мәгълүматны территориаль сайлау комиссиясе теркәлү хакындагы карарны кабул иткәнче тәкъдим итәргә тиеш. Кандидатларны теркәгәндә моңа аерым игътибар биреләчәк. Әгәр дә бер яки берничә документы булмаса, яки хөкем ителүе хакындагы мәгълүматны яшерсә – территориаль сайлау комиссиясе кандидатны теркәүдән баш тарта ала. Минзәлә муниципаль районының 163 округында 163 депутат сайланачак, шуның 15е – Минзәлә шәһәр Советына. 14 июльгә булган мәгълүматлар буенча, 97 депутат мандатын алырга теләүчеләр территориаль сайлау комиссиясенә сайлауда катнашачаклары хакында хәбәр иттеләр инде.

Әлеге сайлауларның үзенчәлеге шунда: 2015 елның 13 сентябрендә сайлаучылар үз тавышларын Татарстан Президенты кандидатларына һәм Минзәлә муниципаль районының вәкиллекле органнары депутатлары кандидатларына бирәчәкләр. Әлеге сайлауларның тагын бер яңалыгы: быел “Бердәм Россия” сәяси партиясе кандидатларны партия эчендә тавыш бирү юлы (праймериз) процедурасы аркылы сайлады.

Фидәвис Хәмитов, территориаль сайлау комиссиясе рәисе:

– Сайлауга әзерлек эшләре алып бару һәм аны уздыру буенча төп календарь план, шулай ук сайлаучыларга һәм Минзәлә муниципаль районының вәкиллекле органнары депутатлыгына үз кандидатурасын тәкъдим итәргә теләүчеләргә файдалы мәгълүматлар Минзәлә районының Территориаль комиссиясе сайтында урнаштырылган. Территориаль сайлау комиссиясенең эше һәркемгә ачык һәм законга нигезле рәвештә алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International