Быелгы август – Минзәлә өчен бигрәк тә футбол ае булачак.
Олылар командасы Татарстан беренчелегендә уйнауларын дәвам итәчәкләр. Ә 2004-2005 елларда туган яшь футболчылар Рөстәм Саранов җитәкчелегендә бер-бер артлы ике турнирда катнашачаклар. 1 августта кече шәһәрләрдәге командалар турниры кысаларында Минзәләгә Зәй, Чаллы футболчылары киләчәк. Беренче урынга чыккан команда Татарстан беренчелегендә катнашачак. Икенче турнир 3 нче августта башланачак. Анысында да шушы яшьтәге балалар Татарстан чемпионаты кысаларында уйнаячаклар. 7 команда килүе көтелә.