Булдыклылар заманы

2015 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Һәр төбәкнең йөзен уңган, үз эшен яратып башкаручы тырыш кешеләр билгели. Илебезнең бүгенгесе һәм киләчәге алар кулында.

Моның өчен уңганлык һәм тәвәкккәллек, күңелгә яткан эш булу зарур. Бакчасарай авылында гаилә фермасын ачып җибәргән Ринат Миңнегәрәев

моңа күптән инанган. Ул Вьетнам дуңгызлары үрчетү һәм сату эшен уңышлы алып бара. Бакчасарай авылының Россиягә танылган фермеры Ринат Миңнегәрәев олы куанычы белән уртаклашырга ашыкты.

– Мин асраган дуңгызлар июль ахырына балалый башлаячак, – диде ул. – Мин үземнең хуҗалыкта “вьетнамский вислобрюхий”, токымлы, үлән

ашый торган дуңгызлар үрчетү һәм ит җитештереп сату белән

шөгыльләнәмен. Республикабызда һәм Россиядә сирәк булган “Вьетнам”

токымлы дуңгызларны үрчетүгә моннан сигез ел элек алынган. Аларны интернет аркылы Липецк өлкәсендәге бер фермердан тапкан һәм шуннан 3-4

килолы алты баш ана һәм ике баш ата дуңгызны сатып алып, яшереп алып кайткан. Ринат үстерә торган дуңгызлар үлән, печән, салам, тамыразык, бәрәңге һәм катнашазык ашыйлар. Дуңгыз балалары 20 көн имгәннән соң, анасы ашый торган ризыкны ашый башлыйлар икән. Ринат дуңгыз балаларын бер ай тулганнан соң сатып та җибәрә. Аның дуңгыз балаларына россиялеләр ел башында ук заявка биреп куялар.

Ринат үстергән Вьетнам токымлы дуңгызларны Россиянең Сургут, Төмән, Оренбург өлкәләреннән, күрше Чувашия, Башкортостан республикасыннан һәм якын чит илләрдән, хәтта Казахстаннан килеп алып китәләр икән. Гомумән алганда, аңа яз көне 600 баш дуңгыз үстерергә дип заявка бирсәләр,

ул аның 300 башын гына үти, чөнки дуңгызларны үзе өчен дә үстерергә кирәк. Ринат дуңгызларны 80 килога чаклы үстерә, суя, итен дә кулланучыларга озата. Аның үз клиентлары бар. Ул үстергән дуңгыз ите, безнең якларда үскән дуңгызга караганда катырак, кызгылтырак, салосы 10 сантиметр калынлыкта һәм ул “мунчала”сыз була.

Ринатның бүгенгесе көндә 30 ана дуңгызы бар, аларның һәрберсе 15тән алып 18 башка кадәр бала китерә икән. Дуңгыз балаларының иммунитеты бик

көчле, аларның эче китми, тугач бер мәртәбә анемиягә каршы укол кадый һәм организмына тимер кертә. Дуңгызлары бик чиста, алардан бернинди ис тә килми. Алар ашаганнан соң 20 минут эчендә бер почмакка барып үзләренең йомышларын йомышлыйлар. Дуңгыз балалары такта идәндә яталар, борыннары белән җирне казымыйлар. Сигез ел элек ясалган абзарның такталары шул килеш, идәне дә алыштырылмаган. Аның фермасын карарга республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Нәҗип Хаҗипов

килгәч тә шаккаткан. Чыннан да, аның дуңгыз асраганын авылда яшәүче күршеләре дә белмәгән, үзе әйткәч кенә белгәннәр. Аның дуңгызлары бик тыныч, хәтта тавышлары да чыкмый. Миңнегәрәев гаилә фермасының арендага алынган 5 гектар сөренте җире бар, ул анда башта күпьеллык үлән үстергән, быел катнаш азык чәчкән. Ул ел буена дуңгызларга ашату өчен

50 тонна печәнне үзе әзерли, салам, 15 тонна бөртекне сатып ала.

Продукция җитештерүне елдан-ел арттыра баручы Бакчасарай фермеры хәзер авыл башындагы беркемгә кирәкмәгән җирләрне алырга уйлаган, гариза да язган, әмма аңа ул җирне бирмәгәннәр. Шулай булса да, Ринатның техникасы урамда тора, авыл җирлеге башлыгы аңа бер сүз дә әйтми. Авыл кырыендагы бу җир нәкъ Ринат кебек аягында нык басып торучы чын

хуҗаларга бирелергә тиеш. Өстәвенә аның хуҗалыгында техника куярга да урын юк. Ул гаилә фермасын төзегәч, 1 млн 700 мең сум грантка техникалар да алган. Аның җир эшкәртү, чәчү, уңышны җыеп алу өчен техникасы җитәрлек. “Безнең паркта МТЗ-82 тракторы, печән чапкыч, арба, печән

әйләндергеч, фреза, КУН-10, печәнне төргәкләргә төрә торган пресс, КИР-1,5 агрегаты, УАЗ-пикап автомобиле һәм башкасы бар”, –ди гаилә фермасы башлыгы. Гомумән, хөкүмәтнең бүген авылга йөз белән борылуы җирдә эшли белүче крестьян файдасына. Шул хакта сүз чыккач, танылган гаилә фермасы башлыгы Миңнегәрәев та үз фикерен әйтте.

– Хөкүмәтнең ярдәме бар яктан да җиңеллек тудыра, – диде ул. – Әйтик, хәзер алынган техника бәясенең 40 проценты бүген бюджеттан каплана. Бу бит зур финанс ярдәме. Аннан соң, авыл җитештерүчеләре өчен җир салымы да күп түгел, гектарына без 36-38 сум гына түлибез.

Бераз тарих

Ә Вьетнам дуңгызлары Россиягә ничек эләккән соң, дигән сорауга, Вьетнамда сугыш барган чорда аларны канадалылар Канадага алып кайткан, аннары ул Украинага эләккән, Украинадан Россиягә алып чыкканнар.

Дилфас ГАЛИЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International