Урам юллары ремонтлана

2015 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә Минзәлә урамнарын “Татавтодор” ААҖнең Минзәлә филиалы (җитәкчесе Марат Самигуллин) юл төзүчеләре “яулады”.

– Без башта шәһәребезнең Западная урамын­да (600 метр) эшләдек, хәзер Чернышевский урамының Җиңү Паркы каршындагы өлешендә (250), аннары К.Маркс ура­мындагы, Изыскательләр урамындагы 2/11А, 4/4 күпкатлы йортлар яны территорияләрен ас­фальтлаячакбыз, – диде безгә филиалның баш инженеры Миңнерәшит Хаҗиев.

Югарыда санап үтелгән урамнардагы юлларны асфальт-бетон өслекле урам юлларын ремонт­лау программасы буенча асфальтлыйлар, моның өчен республика бюдже­тыннан 15 млн сум бүлеп бирелгән.

Асфальт салу маши­нистлары Сергей Федо­ров, Радик Альмухаметов һәм операторлар Ильяс Шакирянов, Илдар Шари­пянов, катокта Флүр Ка­юмов, Мөнәвир Ганиев, Сергей Сизов, гудрона­тор машинисты Михаил Федоров, КДН көйләнгән КамАЗ автомашинасы шоферы Шәрип Гильмут­диновтан тыш берничә асфальт ташучы автомашина йөртүче, шулай ук Владимир Семенов, Ва­лентина Хаҗиева кебек юл эшчеләре һәрберсе үз эшләре белән мәшгуль. Менә шуларның ты­рыш хезмәте салына Минзәләнең асфальтла­нучы урам юлларына.

Район авылларында һәм шәһәрдәге урам юл­лары төзелеше (яңаларын салу, ремонтлау) берничә төрле дәүләт программа­лары буенча башкарыла. Быел Минзәлә районында җирле әһәмияткә ия бул­ган гомуми файдалану­дагы юллар төзелешенә җирле һәм республика бюджетыннан 50 миллион сум тирәсе акча каралган. Җирле әһәмияттәге гому­ми файдалану юлларында юл эшләре программасы­на Шикәрле Каен, Бикбау (Садовая урамы), Каран Азик, Тулбай авыллары кергән. Бу шушы авыллар­дагы урам юллары комлы вак таш белән норматив хәлгә китерелә дигән сүз. Моның өчен җирле бюд­жеттан 14 млн 600 мең сум акча каралган. Моннан тыш республика бюдже­тыннан бүлеп бирелгән 20 млн сумга якын акчага 2015 елда дәүләт программала­ры буенча төзелә торган объектларга керү юллары комлы вак таш белән норган. Әйтик, Яңа Маҗын, Дәвек ФАПы, Кадрәк авылында ветпункт, На­ратлы Кичү авылында күпфункцияле иҗтимагый үзәк, Иске Матвеевка авы­лында спорт мәйданчыгы, шулай ук Х.Сәлимова ура­мы, Төзүчеләр һәм Кадом­цевлар тыкрыклары, Про­летарская урамы, 1/32А, Гурьянов урамы, 46А.

Шулай ук бу көннәрдә шәһәребезнең Сугыш­чы-Интернационалист­лар урамында да юл төзелеше эшләре бара. Биредә “Алексеевскдор­строй” юл төзүчеләре эшли. Моннан тыш Уют­ная, Карлыгач, Янтарная, Головин урамнарында да юл төзелеше эшләренбашкару күздә тоты­ла. Әлеге юл төзелеше нефть районнарына өстәмә дәүләт ярдәме программасы буенча алып барыла, моның өчен 23,6 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Флүрә МУСИНА 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International