Автокранчы булып туган

2015 елның 14 июле, сишәмбе

Шәһәребезнең Изыскательләр бистәсендәге халык телендә “черная общага” дип йөртелгән тулай торак урынында хәзер өч катлы йорт төзелеше бара. Аның подрядчысы – Олег Ильин җитәкчелегендәге “Мелиорация” Минзәлә ПМКсы.

Гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерү программасы буенча төзелүче әлеге 27 фатирлы йортны быел файдалануга тапшыру планлаштырыла. Йортның өченче катын күтәреп килә төзүчеләр. Түбәнге катларда пластик тәрәзәләр урнаштырып куйганнар, электр кертү эшләре башкарыла.

– Алган темпны киметмәскә зур тырышлык куела, – диде Олег Владимирович. Әлеге объектта оешманың тырыш эшчеләренең берсе – автокранчы Василий Табанаковны очраттык.

– Василий Табанаков ышаныч яулаган автокранчы ул. Нинди эшкә алынса да, намус белән, җаваплылык тоеп башкара,

– дип мактау сүзләре әйтте автокранчы адресына оешма җитәкчесе.

Ул өченче катта кайнашкан төзүчеләргә кран белән төзелеш материаллары бирде.

– Техниканы кечкенәдән яраттым, эшсез торуымны күз алдына да китерә алмыйм. Шәһәрнең үсүе күңелләрне канатландыра, моңа үз өлешемне

кертүемә сөенәм. Яңа йортларда өй туйлары үткәреп, куанып яшәсеннәр минзәләлеләр, – ди ул эчкерсез елмаеп.

Флүрә МУСИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International