Озату хезмәте ярдәмгә ашыга

2015 елның 13 июле, дүшәмбе

Гаиләгә тәрбиягә бала алырга уйладыгыз. Ә сез моңа әзерме соң? Бала алган ата-ана нәни кешенең тормышында туачак үсеш авырлыкларын җиңә алырмы?

Кешеләрне яңа рольгә ата- анасыз калган һәм гаилә урынына калган гаиләләргә ярдәм итү хезмәте әзерли, бу хезмәт 2014 ел ахырында МО һәм МРТ кануны нигезендә гамәлгә керде. Проблемалар арасында гаилә, ир һәм ха­тын һәм бала белән ата-ана арасындагы мөнәсәбәтләр өстенлек ала. Тәрбиягә бала алган гаиләләрдә сораулар күбрәк тә туа. Кызганычка каршы, гаиләне алыштырган ата-аналар килеп туган авыр­лыкларны үзлегеннән чишәргә маташа, алар ятим балалар белән үз балаларын тәрбияләү арасындагы аерма турында онытып җибәрә. Чит балалар­ны тәрбияләү эшендә бөтен җаваплылыкны тоеп, аның өчен яхшы ата-ана булырга тырышу­чы кешеләр күп түгел.

Балачак – шәхеснең фун­даменталь сыйфатлары, рухи кыйммәтләр, әйләнә- тирә мохит белән гармония- ле мөнәсәбәтләр өчен нигез формалашкан чор. Әмма бо­лар ата-ана назы, яратучы булганда гына мөмкин. Җылы мөнәсәбәтләр гаилә статусы төшү, гаилә кыйммәтләренең өстенлеге югалу белән бәйле. Шул рәвешле бала әти-әнисез кала.

Үз балалары булса да, һәрбер ата-ана да үзенең балалары белән чит бала­лар арасындагы аерманы аңламый, ятим баланың кат­лаулы холкын аңлап бетерми. Алар кайчак туу белән казна учреждениесенә тапшырыл­ган кечкенә баланың психоло­гик үзенчәлекләрен күзаллый алмый. Бу өлкәннәр һәм бала арасында чишелә алмас­лык конфликтларга, “тупик”ка кертә, ә бу баланы яңадан кай­тарып бирүгә китерә.

Бу шартларда гаиләне алыштыручы гаиләләргә ком­плекслы педагогик-психоло­гик ярдәм күрсәтүче озату хезмәте белгечләре тиешле ярдәмне күрсәтә дә инде. Алар индивидуаль, төркемнәрдә консультацияләр бирә, заня- тиеләр, семинарлар, баланы яңа гаиләгә күнектерү, аларны тәрбияләү һәм белем бирү өчен тренинглар уздыра, ата-ана­ларга һәм тәрбияләнүчеләргә хокукый ярдәм күрсәтә, кирәк булганда бала тәрбияләнә тор­ган гаиләләрдә көнкүреш шарт­ларын тикшерә.

Тәрбиягә бала алырга теләгән ата-аналар мәктәбендә психология, педагогика, ме­дицина, юридик юнәлештә дәресләр уздырыла, алар прак­тик занятиеләр һәм тренинглар белән аралашып бара. Шун­дый уку курсларын узганнан соң гына кеше тәрбиягә бала алырга теләгенең ныклы булу­ын аңларга, белгечләр ярдәме белән үзенең физик һәм пси­хологик мөмкинлекләрен бәяләргә, чын әти һәм әни бу­лырга сәләтле.

сан

Районыбызда балаларны гаиләгә алучыларга ярдәм хезмәте агымдагы елның 12 гыйнварыннан эшли. Шушы чорда ике гаилә әзерләнеп, шуларның берсе гаиләгә бала алган.

Эльмира ГАЛИЕВА, социаль педагог 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International