Үткән атнада булган ике киңәшмәдә бюджет оешмасы җитәкчеләренең, анда эшләүче хезмәткәрләрнең, чиновникларның профессиональ әзерлек дәрәҗәсе хакында сүз барды.
Россия Президентының экономик күрсәткечләрне яхшырту, хезмәт хакын күтәрү хакындагы май указларын үтәү торышын тикшерү барышында, ул сүзләрне Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миннеханов әйтте.
Хезмәт хакы күтәрелү белән беррәттән, хезмәткәрләрнең профессиональ әзерлеге күпкә яхшырмады. Балалар тәрбияләүдә, укучыларга белем бирүдә, медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрүдә, социаль юнәлештә эшләүчеләрдә үз бурычларын башкаруда җаваплылык хисе бермә-бер артырга тиеш.
Республика прокуратурасының бүлек начальнигы Ратмир Шайдуллинның авыл җирлекләре башлыклары, бюджет оешмалары надзор органнары җитәкчеләре белән очрашуда да кешеләргә хезмәт күрсәтүчеләрнең профессиональ әзерлекнең югары булырга тиешлеге беренче урынга куелды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев һәм Әтрәкле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Газизҗанов муниципалитетларның полномочийлары белән финанслары арасында дисбалансның зур булуына басым ясадылар.
Бу очрашуда яңгыраган бер фикер һәркемнең күңеленә хуш килде. Бүгеннән башлап надзор органнары җиң сызганып штраф салырга килгән икән, аларга үзләренең хаклыгын язмача раславын сорап мөрәҗәгать итүчеләр булыр дип ышаныйк.