Төзелгән йорт өчен Ана капиталын файдалану

2015 елның 13 июле, дүшәмбе

Людмила исемле ханым редакциягә “Элек үз көчебез белән салынган йорт өчен ана капиталы хисабыннан компенсация алып буламы?” дигән сорау юллаган. Әлеге сорауга төгәл җавап алу өчен без ТР ның Минзәлә һәм Мөслим районнары буенча Пенсия фонды идарәсе начальнигы Эльвира ХӘБИБУЛЛИНАга мөрәҗәгать иттек.

– Эльвира Василовна, бу очракта ана капиталын файдала­нып буламы?

– Әйе, РФ Законы нигезендә, әгәр дә төзелгән йорт 2007 елның 1 гыйнварыннан соң гына рәсмиләштерелгән икән, Ана капиталы әлеге йортны төзүгә киткән чыгымнарны каплауга компенсация рәвешендә юнәлдерелә ала.

– Моның өчен кайда мөрәҗәгать итәргә һәм нинди доку­ментлар тапшырырга кирәк?

– Сертификат иясенең, аның тормыш иптәшенең шәхси йорт төзелүче җир кишәрлеге һәм анда төзелгән шәхси торакка хоку­кларын раслаучы таныклык белән Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моннан тыш, әгәр дә шәхси торак объекты серти­фикат иясе, аның тормыш иптәше һәм балаларына уртак милек буларак рәсмиләштерелмәгән икән, бу эшне башкару хакында билгеләнгән тәртиптә язмача мәҗбүри таныкнамә дә тапшырырга кирәк була.

– Шуннан соң ана капиталы акчалары күпме вакыт эчендә сертификат иясе счетына күчереләчәк?

– Ана капиталы акчаларын тиешле юнәлештә файдаланырга дигән күрсәтмәдән соң, ике айдан да соңга калмыйча, әлеге акча­лар сертификатиясе булган гариза язучының күрсәткән счетына күчәчәк.

Дифиза НУРИЕВА 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International