Сентябрьдә кабат тапшыралар

2015 елның 13 июле, дүшәмбе

Быел уку елы ахырында 9нчы сыйныфны тәмамлаучы 263 бала бердәм республика имтиханы тапшырды. Җиде укучы имтихан бирәсе фәнне үзе сайлаган, болар – физика, химия, биология һәм информатика. Барлык җиде укучы да имтиханны “4” һәм “5” билгеләренә генә тапшырганнар. Мәҗбүри саналган рус теле һәм математика фәннәрен 28 укучы тапшыра алмаган, шуларның 8е – рус телен дә, математиканы да «икеле»гә тапшырган.

– Моңа начар әзерлек кенә түгел, дулкынла­ну да сәбәпче булырга мөмкин. Әлегә бу укучылар мәктәптән белешмә белән киттеләр. Рус телен “2”легә биргән өч укучы үз эшләренә апелляция ясатты. Әлеге укучыларның эшләрен комиссия караганнан соң, аларга берәр балл өстәде. 9нчы сыйныф укучы­лары бирә алмаган имтиханнарын кабат шушы елның сентябрендә тапшырачаклар. Бу юлы инде имтихан­нарга яхшылап әзерләнерләр дигән өметтә калабыз, – дип хәбәр итә методик берләшмә методисты Алсу Низамова Мәгариф һәм фән министрлыгы аңлатканча, 10нчы сыйныфка алу буенча мәктәп билгеле бер таләпләр куярга мөмкин. Мисал өчен, аттестаттагы уртача балның җитмәве, ләкин бу мәктәп положениесендә язылган булырга тиеш. Һәр документ закон кысала­рында эшләнә. Укучы баланың аттестатында «өч»ле булу сәбәпле, 10 нчы сыйныфка алудан баш тартырга тиеш түгелләр. Һәр белем бирү оешмасы һәм мәгариф бүлеге 9 нчы сыйныфтан соң баланың кайда урнашуы өчен җавап бирә.

сүз уңаенда

Әгәр дә 9нчы чыгарылыш сыйныф укучысын бер­нинди сәбәпсез 10нчы сыйныфка алырга баш тарталар икән:

– район мәгариф бүлеге начальнигына мөрәҗәгать итәргә, яки дәгъва хаты язарга кирәк. Соңгы очракта мәсьәләне тикшерү өчен ай чамасы вакыт узачак.

– ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының белем бирү өлкәсенә күзәтчелек һәм контрольлек итү департамен­тына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шуннан соң мәктәпкә тикшерү киләчәк һәм балага тулы урта белем алуда кар­шы килүнең ни дәрәҗәдә нигезле булуы тикшереләчәк.

Илсөяр ХӘЕРТДИНОВА 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International