Конкурс 8 атна дәвамында экологик марафон форматында уза, анда теләгән һәркем шәхси номинацияләрдә дә, командаларга берләшеп тә катнаша ала. Конкурс дәвамында катнашучылар марафон биремнәрен үтиләр. Конкурста катнашу өчен «ВКонтакте» да чат бот аша түбәндәге сылтама буенча гариза бирергә кирәк: https://vk.ru/app7062840#mineco_rt_konkurs&force=1 башкарылган бирем турында мәгълүматны катнашучылар «Вконтакте» социаль челтәрендәге үз битендә бастыралар (конкурс уздырылган вакытта социаль челтәрдәге бит ачык булырга тиеш). Һәр атна ахырында (ул тәмамланганчы) катнашучы хисапны Чат ботка җибәрә. Хисапта «ВКонтакте» да бастырылган постка сылтама һәм чараның кыскача тасвирламасы булырга тиеш. Конкурс үткәрүгә бәйле барлык сораулар буенча түбәндәге телефон номерлары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 8(843)267-68-11, 8(843)264-23-67. Конкурс үткәрү турындагы мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы сайтында түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/2026-9029309.htm барыгызны да конкурста катнашырга чакырабыз
