Интернетны эшкә җиксәң

2015 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

Күптән түгел ТНС агентлыгы, республикадагы интернет-ресурсларның популярлыгын тикшерде. “Татмедиа”ның сайтлар тупланмасы анда 17 урынга чыкты. Безнекеләргә керүчеләр саны популяр интернет сайтлардан файдаланучыларның 11 проценты тәшкил итә.

Социологлар мәгълүматларына караганда, Россиядә Интернетны куллану­чылар саны 69% җиткән. Ун ел эчендә көн саен Интер­нетка керүчеләр ун тапкыр арткан.

Россиякүләм халык фи­керен өйрәнү үзәге уздыр­ган тикшеренүдә шунысы ачыкланган: инде Интер­нетка тоташу өчен уры­ны да мөһим түгел, һәр икенче кеше бөтендөнья челтәренә планшет яки кесә телефоны ярдәмендә керә. Кешеләрне ни кы­зыксындыра? Күбесе җыр, кинофильм, матур әдәбият эзли. Сорашты­руда катнашучыларның күпчелеге көн дәвамында кимендә бер тапкыр булса да Интернетка күз салу­ларын, “онлайн” булырга тырышабыз, дип әйткән. Интернетның тугры дусла­ры – яшьләр. Сораштыру­да катнашкан яшьләрнең күбесе югары уку йорт­ларында укыганы, югары керемле булулары ачы­кланган. Интернетка өйдән генә керүчеләр саны азая. 2012 елдан челтәргә план­шет ярдәмендә тоташу­чылар саны ун тапкыр арткан. Смартфонны эшкә җигүчеләр 15 проценттан 55 процентка җиткән.

Гисметео тирәсендә Майл.ру, ВКонтакте, Ян­дексларны куып тотып булмый, билгеле. Әмма, актив каралган Вести. ру, РБК рулар шактый артта калган. Интернет аудиториясе структу­расын “Татмедиа”ның берләштерелгән сайтла­рында 40 процентын 12-64 яшьлек ир-атлар һәм ха­тын-кызлар бик кызыксы­нып карый. Өлкән яштәге ир-атлар һәм хатын-кыз­лар яртысыннан артыгын тәшкил итә. Бу хакта ту­лырак күзәтүне menzela.ru сайтында укыгыз.

Ильдус ШАГИЕВ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International