Июнь аенда районда 31 бала дөньяга килгән (узган айда – 28). Малайлар 17 булса (майда – 12), кызлар – 14 (майда – 16 иде).
Июнь аенда туган “татлы җимеш”ләргә сирәк исемнәрдән Бажена исеме кушылган. Шулай ук бик еш ишетелми торган Аиша исеме дә бар (хәер, хәзер әлеге исем модага кереп бара инде).
Малайларга исә Даниэль, Иман, Ярослав һәм Ростислав кебек үзенчәлекле исемнәр сайлаганнар. Самат, Давид, Ясминә, Милана, Ева, Зарина, Риана кебек исемнәрне минзәләлеләр яратып өлгерде инде. Айдар, Кирилл, Иван, Рәсим кебек борынгырак исемнәрне дә яраталар ата-аналар. Узган айда исә сирәк кушыла торган исемнәр рәтенә Алиәкбәр исеме кертелгән иде. Тауасты Байлар авылындагы бер гаиләдә игезәкләр – Алсу һәм Айнур туган.