Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне җәмгыятьтә бик популяр төс алды һәм халык тарафыннан яратып кабул ителде. Иң мөһиме, әлеге истәлекле көн гаилә кыйммәтләренә карата яшь буында хөрмәт, ихтирам уяту максатыннан билгеләп үтелә.
Гаилә бәйрәменең быелгысы районыбызның Аю авылы мәдәният йортында узды. 65 ел гомер иткән Хәсәнҗан һәм Гөлҗәннәт Гатауллиннар, 45 ел тату гомер кичергән Илизар һәм Әнисә Фараховлар, 42 ел иңне- иңгә куеп, үрнәк балалар тәрбияләп үстергән, бүген исә оныкларының игътибарын һәм ихтирамын тоеп яшәүче Илдар һәм Луиза Хантимеровлар гаиләсе, шулай ук июнь аенда гына гаилә корган Булат һәм Альбина Кәримовлар сәхнә түренә чакырылды (соңгыларына өлкәннәр үз киңәшләрен бирде, дус-тату яшәргә өндәде). Район Советы аппараты җитәкчесе Роза Салдаева күркәм гаиләләрне котлап чыгыш ясады, матур теләкләрен җиткерде.
Бөек Ватан сугышы ветераны, ветеран-педагог Хәсәнҗан Гатауллин- ның (тормыш юлдашы Гөлҗәннәт апа авырып киткән) балачагы, үсмер еллары авыр чорга туры килгән. Әнисә ханым Фарахова гармунда уйнап, яшьлек истәлекләрен яңартты, кызы белән бергәләп, бик мәгънәле җыр башкардылар. Җиденче ел рәттән уздырылучы бу бәйрәмдә традиция буенча “Мәхәб-бәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырыла. Быел бу мактаулы бүләккә тату гомер кичергән, хезмәттә һәм гаиләдә үрнәк булган Илдар һәм Луиза Хантимеровлар лаек булган.
Минзәлә муниципаль районының ЗАГС бүлеге начальнигы Анна Куприянова:
– 2010 елдан бирле ел саен районыбыздагы бер гаилә шушы медальгә лаек була. Гаиләсе булган кеше генә чынлап та бәхетле, тырышып эшли, көн күрә, ә балалары тугач, аларны туры юлга бастыру өчен гомер буе тырыша, шушы тырышлык балаларына күчә. Гаиләдә үрнәк тәрбия күреп үскән балалар үз балаларына да шундый тәрбия бирәчәгенә шик юк, – дип, бу үрнәк гаиләгә медаль тапшырды.
Матур гаиләләрне тәбрикләргә аларның балалары һәм оныклары гына түгел, авыл җирлеге башлыгы Илнур Фарахов, “Органик Групп- Чулман” җитәкчесе Илдус Сәүбәнов, агрофирманың “Якты юл” бүлекчәсе җитәкчесе Нурһади Гыйльфанов, мәктәп коллективы вәкилләре, авылдашлары, дус-ишләре дә килгән иде. Соңыннан бәйрәм символы – наз һәм тугрылык билгесе – ак ромашкалар куелган чәй табыны артында урын алган кунаклар рәхәтләнеп аралаштылар.
акцент
ТР Министрлар кабинетында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган видеоконференция узды. Идарә җитәкчесе Альбина Шәвәлиева әйтүенчә, быел республиканың 70 гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды. 5 ел дәвамында халык санының артуы күзәтелә, 2015 елның беренче яртыеллыгында туучылар саны үлүчеләр саны турындагы актларга караганда 2987 кә артык.
Минзәлә районында I яртыеллыкта 161 бала туган, үлүчеләр саны – 255.
Әлфинә ВОРОБЬЕВА