Хуҗалык тоткасы

2015 елның 7 июле, сишәмбе

 Югары Тәкермән авылында гына түгел, “Органик Групп-Чулман” идарәче компаниядә дә хезмәт сөючәнлеге белән танылган механизатор Николай Яковлевны яхшы беләләр.

Шушы хуҗалыкта 5 ел гына эшләвенә карамастан, алдын­гылыкны бирми. Алдынгы ме­ханизатор Удмуртиянең Гра­ховский районыннан Югары Тәкермәнгә командировкага килгән җиреннән шушы авыл кызы Лилиягә өйләнеп калды. Николай үзенә бирелгән тех­никаны, агрегатларны сакчыл тота, яхшылап ремонтлый. Аңа нинди генә техника бирсәләр дә, ышанычны аклый. Менә өч ел инде “Палессе-280” азык әзерләү комбайнында эшли. К-701 тракторына утырып җир дә эшкәртә һәм чәчә. Быел яз көне үзенең МТЗ-1221 тракто­рына утырып дым каплатуда эшләде, аннары 495 гектар­да күпьеллык үләннәр чәчте. Хәзер тагы Палессе комбай­нына утырып 1200 гектардан

 артык костер, люцернаны ча­буда эшләде, хәзер берьеллык үләннәрне ега.

– Без аңа менә өч ел рәттән язгы чәчүдә һәм яшел уракта җаваплы эш йөклибез. Быел­гы яшел уракка да ул ныклап әзерләнде, Николай үз ком­байнын кыш көне үк капиталь төзекләндерде, – ди Тәкермән хуҗалыгы җитәкчесе Илфак Мәүҗиев.

Тракторчы Николай булган, тырыш, эшкә үҗәт хезмәтчән буларак таныйлар, хөрмәт итәләр. Бу егетне ”хуҗалык тот­касы” ул диләр.

Дилфас ГАЛИЕВ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International