Медаль белән бүләкләнделәр

2015 елның 7 июле, сишәмбе

–“Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале “Россия Федерациясендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен” уздыру буенча төзелгән оештыру комитеты тарафыннан уйлап чыгарыла.

Медаль белән законлы язы­лышкан һәм үзара дус, тату булып, бергә 25 елдан да ким яшәмәгән, җәмгыять һәм үзләре өчен файдалы, ита­гатьле өч яки аннан да күбрәк балалар үстергән РФ яки чит ил гражданнары бүләкләнә. Безнең районда да Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан юбилярларга танта­налы рәвештә бүләкләр һәм ро­машка букетлары бүләк итәләр, – ди ЗАГС бүлеге начальнигы Анна Куприянова.

2010 елда шундый медаль белән районда беренче тап­кыр Илсөя һәм Васил Хаби­буллиннар (Минзәлә) гаиләсе бүләкләнде. 2011 елда – Миргаләү һәм Миңлегалия Минһаҗевлар (Минзәлә), 2012 елда Бибинур һәм Мөзәккәр Вәлиевлар (Калморза), 2013 елда – Гөлзифа һәм Шәрип Фәттаховлар (Әтрәкле) бүләк- ләнделәр. Ә узган ел исә әлеге медальгә Рәйсә һәм Мирза­ян Хәбибуллиннар гаиләсе (Кадрәк) лаек булды.

Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне 2008 елда булдырыла. Бәйрәм итү идея­се моннан берничә ел элек Му­ром шәһәре кешеләрендә туа. Әлеге шәһәрдә ныклы гаилә һәм мәхәббәт үрнәге булган изге ир белән хатын Петр һәм Феврония күмелгән. Ә ромашка чәчәге исә – мәхәббәт символы булып тора. Шул ук елны Свет­лана Медведева җитәкләгән Бөтенроссия оештыру комите­ты тарафыннан “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале булды­рыла. Әлеге бәйрәмне төрле дин кешеләре билгеләп үтә, чөнки һәр халык өчен иң кадер­ле нәрсә – ул аның гаиләсе.

 

 сан

Быел безнең районда яңа 63 гаилә барлыкка килгән.

Бер пар нәкъ менә бүген, 8 июль, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнне язылыша.

 

 Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне 8 июль көнне Аю авылында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International