Ак чәчәкләр кебек

2015 елның 7 июле, сишәмбе

Гөлсимә Новикова медицина юлын сайлавына әти-әнисенең тәрбияви йогынтысы зур булды дип саный. Аның Минзәлә медицина училищесында «Шәфкать туташы эше нигезләре» дисциплинасын укытуына быел утыз ел.

 – Әниләргә гомер буе рәхмәт укып яшим: кешеләргә мәрхәмәтле, итәгатьле булы­гыз, ярдәмгә мохтаҗлардан йөз чөермәгез, игелек җирдә ятмый ул, дип үстерделәр. Яраткан һөнәрем булган өчен дә мин аларга бурычлы. Бик тә бәхетле мин: яраткан эшемнән тәм та­бып, һәр яңа туган көнгә сөенеп яшим, – ди ул.

Гөлсимә Җиһангәрәевна – Минзәлә кызы, эшче гаиләсендә туып үсә. Әтисе Җиһангәрәй, әнисе Мөсәллимә хезмәт сөючән кешеләр була. Бөек Ватан сугышы чо­рында тылда тырыш хезмәт куялар. Кызларын да хезмәт сөючән итеп үстерәләр.

Гөлсимә бала чактан ук ак халат киеп, кешеләргә ярдәм итү, дәвалау турын­да хыяллана. Шуңа күрә дә мәктәпне тәмамлагач, Минзәлә медицина училищесын сайлый, биредә шәфкать туташ­лары бүлеген тәмамлый. Хезмәт юлын Күзкәй уча­сток хастаханәсендә баш­лый. Язмыш юллары аны кабат туган шәһәренә алып кайта. Шул рәвешле моннан утыз ел элек, 1985 елның язында, хезмәт юлын Минзәлә медици­на училищесында дәвам итә. Беренче ике елында лаборантка булып эшли, аннары – «Шәфкать тута­шы эше нигезләре» дис­циплинасын укыта.

Шушы еллар дәвамында сыйныф җитәкчесе буларак дистәләгән төркемнәрне чыгара. Берничә ел шәфкать туташы эше нигезләре буенча цикллы методик комиссияне җитәкли, практикага өйрәтү бүлеге мөдире була.

“Рәхмәт-теләкләребезнең иң олысы Сезгә, Гөлсимә Җиһангәрәевна!” Минзәлә медицина учили­ще/техникумында укыган студентларның һәркайсы менә шулай ихлас күңелдән чыккан сүзләрен әйтәләр. Тәҗрибәле бел­геч булу өстенә, ягым­лылыгы, йомшак мөгамәләсе, сабырлыгы белән күңелләрен яулаган өчен дә җиткерә алар мондый теләкләрен мөхтәрәм укытучыларына.

– Шәфкать туташы иң кирәкле һөнәрләрнең берсе, бу һөнәр зур сабырлык һәм күңел җылысын таләп итә. Алар кешеләргә өмет, ышаныч бүләк итәләр, гомерләрен саклап кала­лар. Студентларыбызга белем биргәндә шушы сүзләрнең мәгънәсен, шәфкать туташларының медицинадагы ролен аңлатып киләм. Әлеге һөнәргә ия булу игеле­клелек, җаваплылык таләп итүен күңелләренә салсыннар дим. Учили­шены тәмамлап, кулла­рына диплом алган яшь белгечләргә ак юл телим, – ди Гөлсимә Новикова. Аннары сүзен соңгы ел­ларда шәфкать туташла­ры җилкәсенә йөкләнгән җаваплылыкның бермә- бер артуы турында дәвам итә:

– Элек шәфкать ту­ташлары табибка ярдәм итүче хезмәткәр кебек ка­бул ителсә, бүгенге көндә аларга карата таләпләр катгыйланды. Документ­лар әйләнеше арту, хисап һәм статистиканың күп кенә формалары барлык­ка килү белән урта меди­цина хезмәткәрләренә йөкләмәләр күбәйде.

Гөлсимә Җиһангәрәевна шәһәребезнең хозур табигатенә гашыйк, үзе дә бакча тутырып гөлләр үстерә, акыллы киңәшләре белән ике улының – Илнур белән Маратның гаиләсенә тая­ныч булып тора, телеңне йотарлык камыр ашлары пешереп, яраткан оныкларын сөендерә.

– Дөньяны бәлки ма­турлык коткара да тор­гандыр, ләкин кеше­лекне шәфкатьлелек яшәтә, – дигән сүзләрне кабатларга ярата ул. Шуңа күрә тормыш деви­зы да шундый Гөлсимә Җиһангәрәевнаның – һәрвакыт кешеләргә ярдәм итү.

Люция Хиразева, Минзәлә медицина учи­лище/техникумы дирек­торы:

– Әйләнә-тирәдәге кешеләргә игелек нурла­рын өләшеп, ничә буын балаларга белем биреп, аларны тормыш юлына аяк бастырган укытучы ул Гөлсимә Новикова. Шәфкать туташларын укыту җиңел эш түгел. Гөлсимә Җиһангәрәевнага сабырлык, уңышлар, гаилә бәхете телим, ул моңа тулысынча лаек. Барлык игелекле эшләре өчен Аллаһы Тәгалә үзенә хәерле гомер бирсен.

Регина Арслано­ва, Айзирә Васикова, шәфкать туташы эше бүлеге студентлары:

Гөлсимә Җиһангәрә- евна дәресләрен көтеп алабыз: укол ясау, кан тамырыннан кан алу, сис- тема кую, башка дәвалау чараларын – һәр про­цедураны үтемле итеп, төгәллек белән аңлатып бирә. Табибларның бо­рынгы антында: “Баш­каларга нур чәчеп ян!” дигән сүзләр бар. Гөлсимә Җиһангәрәевна да нәкъ шулай, ак чәчәкләр кебек тирә-юньгә нур чәчеп яши.

 

 Минзәләдәге педагогия көллияте, авыл хуҗалыгы техникумы кебек үк, меди­цина училище/техникумына да яңа уку елына абитури­ентлар кабул итү башлан­ды.

Кабул итү комиссия­се җитәкчесе Раушания Бәдртдинова әйтүенчә, яңа уку елына бюджет урыны­на 70 (“Сестринское дело” белгечлеге буенча – 50, “Дәвалау эше” белгечле­ге буенча –20) студент ка­бул ителәчәк, коммерция нигезендә укытуга “Сестринское дело” белгечлеге буенча бер группа (30 сту­дент) тупланачак. Хәзер ка­бул итү комиссиясенә 84 га­риза бирелгән инде.

сан

Табиблар сүзләренә караганда, авыруларны кайгырту, аларга ярдәм итү эшләренең 80 проценты нәкъ менә шәфкать туташларына туры килә. Татарстанның медицина учреждениеләрендә хәзерге вакытта 35 меңгә якын шәфкать туташы эшли.

Минзәлә медучилище/техникумында 241 студент белем ала. Шуларның 62се быел кулларына диплом алып чыга. Безнең районнан тыш, Сарман, Мөслим, Актаныш, Әлмәт, Азнакай районнары медицина хезмәткәрләренең 372се квалификацияләрен 2014-2015 елларда Минзәлә медучилище/техникумында күтәргән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International