1 марттан башлап, яңача бүленеп бирү нәтиҗәсендә, дәүләт яки муниципалитетлар хосусыйлыгында булган җирләрне шәхси хосусыйлыкта булган җир кишәрлекләренә кушып алырга мөмкин. Гади тел белән әйткәндә, дача участогына яки йорт янәшәсендәге җир кишәрлегенә беркем тарафыннан да файдаланылмый торган җирләрне рәсми рәвештә кушып куярга була. Җир Кодексы шундый карар чыгарды.
Шулай да, җир кишәрлекләрен яңача бүлеп бирү процедурасы күп сораулар тудыра. Мисал өчен, барлык төр файдаланудагы җирләрне дә үз кишәрлегеңә кушарга ярыймы? Максималь һәм минималь үлчәмдәге җир кишәрлекләренә булган таләпләр нигезендә кадастр учетын ни рәвешле башкарырга? Бу очракта учетка куюда нинди документлар нигез булып тора ала? ТРның Кадастр палатасында узган киңәшмәдә җир кишәрлекләренең яңача бүленеп бирелү шартлары хакында фикер алышу булды. Анда Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты вәкилләре, кадастр инженерлары катнашты.
Җир кишәрлекләрен яңача бүлеп бирү буенча барлык эшләр дә муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары дәрәҗәсендә башлана, шуңа күрә ТР Кадастр палатасы муниципалитет хезмәткәрләре өчен шул юнәлештә аңлату эшләре алып бара торган лекцияләр уздырачак. Укулар июль аенда була.