10 июль көнне “Автоледи - 2015” конкурсының район этабы уза. Әлеге конкурста машина йөртү таныклыгы булган һәр хатын-кыз катнаша ала. Гүзәл затлар юл йөрү кагыйдәләрен белү, автомобильне фигуралы йөртү буенча үзара көч сынашачаклар. Конкурсантлар бу көнне 15.00 сәгатьтә башта Минзәлә автомәктәбе янына җыелалар, соңыннан ярышлар узачак автодромга кадәр шәһәр буйлап автомобильләрендә баралар. Автодромда исә “змейка”да йөрү, артка чигү һәм автомобильдә йөрүнең башка күнекмәләрен күрсәтәчәкләр. Моңа чак- лы исә конкурсантлар теорияне белүгә тест узалар.
Конкурста катнашырга теләгәннәр 10 июльгә кадәр заявка бирергә тиеш. Моның өчен Изыскательләр урамы, 1/25 “А” адресы буенча урнашкан ЮХИДИ бүлегенең 11 нче кабинетына, яки Гурьянов урамы, 84 йортта урнашкан автомәктәпнең кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Хәбәрләшү өчен телефоннар: 8-962-579- 75-71, 3-28-91.